Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

САННАР САГАЙТА: Актаныш районы юлларында исерек килеш руль артына утырган дүрт шофёр тоткарланган (ФАКТЛАР)

Узган атнада Актаныш районы территориясендә эчкән хәлдә руль артына утырган 4 граждан тоткарланган. 

Актаныш авылыннан 1987  һәм 1984 елгы  ике егет, Тәкмәк авылыннан 1956 елгы ир уртасы абзый белән беррәттән ЮХИДИ хезмәткәрләре кулына Яр Чаллы шәһәрендә гомер кичерүче 1968 елгы граждан да эләккән. Алар, мөгаен, барысы да шактый вакытка машина йөртү хокукыннан колак кагарлар. Кемдер өчен бу уйланырга сәбәп булыр дип ышанасы килә.

Реклама

 Көн саен юлларда үлем белән тәмамланган фаҗигаләр теркәлеп тора. Аларның сәбәбе, нигездә, кеше факторына барып тоташа. Болай да кискен торган ситуацияне исерек хәлдә машина йөртүчеләр тагын да катлауландыра. Юлларда – кеше гомерләре! Эчкән хәлдә руль артына утырганчы менә шул хакта уйлансагыз иде, хөрмәтле юл йөрү хәрәкәтендә катнашучылар! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев