Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

САННАР САГАЙТА: Актанышның беренче санлы мәктәбе янындагы җәяүлеләр кичүендә 2 кешене бәрдергәннәр

Актаныш үзәген бүгенге көндә 106 видеокүзәтү җайланмасы күзәтә.

Алар ярдәмендә райондашларыбызның куркынычсызлыгы тәэмин ителә. Видеокамералар шулай ук төрле тәртипсезлекләрне, җинаять эшләрен ачуга да зур ярдәм итә. 


3 август көнне Актанышның беренче санлы мәктәбе янындагы җәяүлеләр кичүендә (зебрада) бер автомашина хатын-кызны бәрдерә. Тикшерү барышында туган сорауларга ачыклыкны шул тирәдә урнаштырылган видеокамералар кертә. 


10 сентябрь көнне шул ук җәяүлеләр  юлында автомашина 2010 нчы елгы баланы бәрдерә. Бу очракта да видеокүзәтү  камералары бар нечкәлекләргә төшенергә ярдәм итә. 


Саный китсәң, мондый очраклар шактый. Бу хакта һәркем белеп торсын иде! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев