Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

САННАР САГАЙТА: Тагын бишкә кимегәнбез...

3 апрель көнне Иске Әлем белән Актаныш арасындагы һәлакәт тә исерек килеш руль артына утырган зат аркасында килеп чыккан дигән имеш-мимеш бар.

Март аенда районның ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан алкоголь кулланган хәлдә машина белән идарә иткән 5 шофер тоткарланган. Үзләренең генә түгел, юл хәрәкәтендә катнашучы башка затларның да гомерен куркыныч астына куйган мондый ваемсыз затлар, билгеле, үз җәзаларын алачак. Һәр хәлдә, аларның шактый вакыт җәяүлеләр сафында йөриячәге бәхәссез.

Март аенының “кара исемлеген” Актаныш, Актанышбаш, Табанлыкүл, Чалманарат авылларында яшәүче “геройлар” тулыландырган. Бу очракта ни дисең инде? Аракы белән томаланган баш аякларга тынгы бирмәүнең ачык мисалы бу. 

Узган айда Актаныш районы территориясендә 19 юл-транспорт фаҗигасе дә теркәлгән, ярый вафат булучылар юк. 

Реклама

Сүз уңаеннан, 3 апрель көнне Иске Әлем белән Актаныш арасындагы һәлакәт тә исерек килеш руль артына утырган зат аркасында килеп чыккан дигән имеш-мимеш бар. Анысын инде җаваплы вәкилләр ачыклаячак. 

ЮХИДИ хезмәткәрләре исә юлларда сак һәм игътибарлы йөрергә өнди. Юл хаталарны кичерми – ваемсызлык үкенечкә калмасын. Җәйге тәгәрмәчләр куярга да ашыкмагыз – апрель ае дуамаллыгы белән хәтәр ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев