Актаныш

Саранча ерак йөрми

Соңгы елларда һава шартларының кискен үзгәрүе бер дә файдага түгел. Бер яктан корылык интектерсә, икенче яктан корыткыч бөҗәкләрнең артуы борчуга сала. Быел да саранча көтүе Азнакай, Әлки, Баулы, Ютазы, Алабуга, Зәй, Минзәлә һәм тагын берничә районда күзәтелде. Аларның күбесе безгә чиктәш районнар. Шөкер, җирлегебездә әле моңа кадәр саранча явы күзәтелмәлмәде....

Реклама

Соңгы елларда һава шартларының кискен үзгәрүе бер дә файдага түгел. Бер яктан корылык интектерсә, икенче яктан корыткыч бөҗәкләрнең артуы борчуга сала. Быел да саранча көтүе Азнакай, Әлки, Баулы, Ютазы, Алабуга, Зәй, Минзәлә һәм тагын берничә районда күзәтелде. Аларның күбесе безгә чиктәш районнар. Шөкер, җирлегебездә әле моңа кадәр саранча явы күзәтелмәлмәде. Тик "булмас", "килмәс"дип тулы ышаныч белән әйтеп булмый.
Татарстандагы саранчаларның күбесе көтү белән йөрми торган, аерым яшәеш алып барган бөҗәкләр. Сер түгел күбесен гади чикерткә белән дә бутыйбыз. Көне буена һәр саранча үз авырлыгыннан ике-өч тапкырга артыграк үлән кимерә һәм, шул рәвешле, үз гомеренә 50-100 грамм яшел массаны юк итә икән. Ләкин шуның бары тик 5%ы гына аның организмы тарафыннан үзләштерелә. Шунысы мөһим-әлеге корыткычлар җир эшкәртү культурасы бозылган җирлекләрдә ешрак очрый икән.
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: