Актаныш

САЙЛАУ 2016: Актаныш районында 14.00 сәгатькә 74,4% сайлаучы үз тавышын биргән

Актаныш территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълуматләргә караганда,райондашларыбыз бүгенге сәяси вакыйгага битараф түгелләр. Сайлаучыларның иң күп өлеше район үзәгенә туры килә, көн дәвамында биредә 8042 граждан тавыш бирергә тиеш. 14.00 сәгатькә Актаныш районы буенча 74,4 % сайлаучы үз тавышын биргән.Иң актив авыл җирлекләре түбәндәгеләр: Таҗбанлыкүл -96%, Качкын, Усы, Бурсык - 94%,...

Актаныш территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълуматләргә караганда,райондашларыбыз бүгенге сәяси вакыйгага битараф түгелләр. Сайлаучыларның иң күп өлеше район үзәгенә туры килә, көн дәвамында биредә 8042 граждан тавыш бирергә тиеш.
14.00 сәгатькә Актаныш районы буенча 74,4 % сайлаучы үз тавышын биргән.Иң актив авыл җирлекләре түбәндәгеләр: Таҗбанлыкүл -96%, Качкын, Усы, Бурсык - 94%, Уразай - 93%, Әгъбәс - 92%, Яңа Кормаш - 89%, Такталачык - 85%, Актанышбаш- 76%, Аскы Актаныш - 76%.
Татарстан буенча сайлауларның ничек баруы белән сез, мөхтәрәм сайтка керүчеләр, http://tatar-inform.tatar сайты аша танышып бара аласыз.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: