Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“Сайлаулар – 2014” Киләчәкне сайлыйбыз

Бүген татарстанлылар бишенче чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлый. Актаныш районы халкы 43 нче санлы Ык буе сайлау округыннан 3 кандидатның, ә партияләр исемлеге буенча 7 партиянең берсен яклап тавыш бирергә тиеш. Сайлау комиссиясе рәисе Васил Салихов: -Актаныш районында 46 сайлау участогы бар, шуның 6 электрон. Сайлауларда 23544 кеше катнаша. Көндезге...

Бүген татарстанлылар бишенче чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлый.
Актаныш районы халкы 43 нче санлы Ык буе сайлау округыннан 3 кандидатның, ә партияләр исемлеге буенча 7 партиянең берсен яклап тавыш бирергә тиеш.
Сайлау комиссиясе рәисе Васил Салихов:
-Актаныш районында 46 сайлау участогы бар, шуның 6 электрон. Сайлауларда 23544 кеше катнаша. Көндезге сәгать 12.00. дә 58.1% сайлаучы уз тавышларын бирде. Бу күрсәткеч Аешта - 99.4%, Куянда - 80%, Усыда - 79%, Качкын, Аккүз, Чуракай авылларында 77%.
Актанышлылар сайлауларга балалары, оныклары белән килгән. Сайлау участокларында үзешчән сәнгать коллективларынын концертлары бара. Урамнарда музыка яңгырый.
Сайлау участоклары 20:00 дә ябылачак. Аннары инде тавышларны санау процессы башлана. Татарстан буенча 15 сентябрь иртәсендә якынча нәтиҗәләр билгеле булачак, 16 сентябрь көнне Үзәк Сайлау комиссиясе төгәл нәтиҗәләр белән таныштыра.
Сайлауларга бергәләп катнашыйк, киләчәк өчен тавыш бирик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев