Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

САЙЛАУЛАР ЯКЫНЛАША: Участокларда әзерлек ничек бара?

Билгеле булганча, 8 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар уздырыла.

Район территориясендә 46 сайлау участогы булып, шуларның 7се Актаныш авылында урнашкан. РФ Конституциясе нигезендә, сайлауларда 18 яше тулган һәр кеше катнаша. Сайлаулар иртәнге 08.00 сәгатьтән кичке 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. 

Һәр гражданның үзе белән шәхесен раслаучы документы – паспорты булу шарт. 

Хәзерге вакытта, сайлаулар үткәрүгә әзерлек барышында, махсус комиссия тарафыннан һәр участокта тикшерүләр уздырыла. Комиссия рәисе, сайлау уздырыла торган оешма-учреждение 
җитәкчесе белән берлектә, полиция хезмәткәрләре объект эчендә һәм территориядә тикшерүләр уздыра. Бу вакытта террорчылык һәм башка төр хокук бозуларга каршы торучанлык буенча күрелгән чараларга әһәмият бирелә. Объектларда документлар саклау өчен металл шкаф булуга, ишекләрнең, бикләрнең, тәрәзә рәшәткәләренең ныклыгына, физик сак хезмәтенә, объектның койма белән тотылганлыгына, яктылык, турникет, металлодетектор, видеокүзәтү, саклык һәм хәвеф сигнализациясе төзеклегенә, янгын, башка төр гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда эвакуация һәм кисәтү системасының барлыгына, стационар телефоннарда автомат рәвештә номерны билгеләүче җайланма булуына игътибар биреләчәк. 

Һәр сайлау участогында комиссия өйрәнү-укытулар уза. Шикле предмет тапкан очракта, заложник хәлендә калганда, сайлау участокларына һөжүм булганда һәм шундый башка очракларда нишләргә – комиссия алдан әзерлек эшләрен күрә.  

Сайлау уздыру, оештыру барышында хокук тәртибе бозган өчен РФнең Җинаятьләр һәм Административ хокук бозулар турындагы кодекслары нигезендә  жавапка тарту каралган.

Хөрмәтле райондашлар, иминлекне һәм хокук тәртибен булдыруда бердәм булсак иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев