Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Сайлауларда – беренче тапкыр

Республикада Россия Президентына тавыш бирүдә беренче тапкыр 49 мең 121 кеше катнаша. Актаныш районында андыйларның саны 120гә тиң. Актаныш авылы егете Нәфкать Исламовка нәкъ менә бүген 18 яшь тула. Ул да сайлауларда беренче тапкыр катнаша. Нәфкать Яр Чаллы шәһәренең Кама автомеханика көллиятендә белем ала. Ул "Иман" спорт залында урнашкан 623...

Республикада Россия Президентына тавыш бирүдә беренче тапкыр 49 мең 121 кеше катнаша. Актаныш районында андыйларның саны 120гә тиң.
Актаныш авылы егете Нәфкать Исламовка нәкъ менә бүген 18 яшь тула. Ул да сайлауларда беренче тапкыр катнаша.
Нәфкать Яр Чаллы шәһәренең Кама автомеханика көллиятендә белем ала. Ул "Иман" спорт залында урнашкан 623 сайлау участогына үзенең әнисе Кәүсәрия Исламова белән бергә килде.
Беренче тапкыр Россия Президентын сайлауларда катнашкан егетнең дулкынлануы табигый.
- Сайлауларда катнашуым белән горурланам. Бик дулкынландырды. Шулай да тавыш бирүдә катнашуның кирәклеген аңлыйм, - диде Нәфкать.
Нәфкать Исламовка, тәүге сайлаучы буларак, истәлекле бүләк тә тапшырылды.
Сүз уңаеннан, 623 сайлау участогына көндезге сәгать 12гә 646 сайлаучының 429ы килеп, үз гражданлык бурычын үтәгән. Бу барлык сайлаучыларның 66,4 проценты дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев