Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Сентябрь аена йолдызлар фаразы

Сентябрь ае - уңыш җыю, хуҗалык эшләрен башкару, мәктәп укучылары һәм студентлар өчен яңа уку елы башланган чор. Әлегә көннәр матур торса да, тиздән яңгырлы, җилле көннәр, ә аның артыннан кыш фасылы да килеп җитәр. Шуңа да органимзны сезон алмашынуга әзерләү мөһим. 1 сентябрьдә - кояш, 16 сентябрьдә ай тотылу...

Сентябрь ае - уңыш җыю, хуҗалык эшләрен башкару, мәктәп укучылары һәм студентлар өчен яңа уку елы башланган чор. Әлегә көннәр матур торса да, тиздән яңгырлы, җилле көннәр, ә аның артыннан кыш фасылы да килеп җитәр. Шуңа да органимзны сезон алмашынуга әзерләү мөһим. 1 сентябрьдә - кояш, 16 сентябрьдә ай тотылу көтелә. Бу көннәрдә эш урынында да, өйдә дә тынычлык сакларга, бәхәсләшүгә юл куймаска киңәш ителә.
Кучкар: Сентябрь мәшәкатьле ай булса да, күңелегездә күтәренке бәйрәм рухы хөкем сөрәчәк. Эш вакытында үзегезгә кыска тәнәфесләр оештырыгыз, күбрәк хәрәкәтләнегез. Сентябрьдә экстремаль спорт төрләре белән шөгыльләнмәскә, күбрәк дуслар белән аралашырга киңәш ителә. Үзегез турында да онытмагыз, 5-14 сентябрь көннәре шопинг өчен уңайлы вакыт. Уңышлы көннәр: 7, 8, 9, 13, 17, 21, 22 сентябрь.
Үгезбозау. Сентябрь ае - ялга барып кайту өчен яхшы вакыт. Сезгә киләсе ел өчен яңа көчләр тупларга кирәк. Ай уртасына кадәр чит илгә, яки ял йортына барып кайтыгыз. Яраткан кешегезгә, гаиләгә, балаларга күбрәк игътибар бирегез. Кәеф күтәренкелеге өчен өйгә яңа җиһаз алып куярга киңәш ителә. Уңышлы көннәр: 4, 8, 12, 21, 23, 28 сентябрь.
Игезәкләр. Көтелмәгән чыгымнар тынычлыгыгызны урларга, борчылырга мәҗбүр итәргә мөмкин. Тынычлану өчен гаилә дуслары белән күрешегез, эчтәлекле китап укыгыз, табигать кочагына чыгыгыз. Балалар мәшәкате дә онытылырга ярдәм итәчәк. Сентябрьнең икенче яртысында бәйрәм көтелә. Хәтта күктән "акча" яварга мөмкин! Уңышлы көннәр: 5, 7, 12, 14, 17, 21, 26 сентябрь.
Кысла. Сентябрь аенда кинәт яңа кызыксыну яисә шөгыльләрегез барлыкка килү ихтималы бар: машина йөртү, курсларга язылу һәм башкалар. Яшь буын белән аралашу яшәешегезгә көч өстәячәк. Әгәр җәй көне ял итәргә өлгермәгәнсез икән, 20 сентябрьдән соң "бәрхет" сезонында ял итү мөмкинлеге булачак. Мәхәббәт өлкәсендә баш әйләндерерлек күңелле хәбәрләр көтелә. Уңышлы көннәр: 6, 7, 8, 13, 22, 25 сентябрь.
Арыслан. Сентябрь аенда үзегезгә күбрәк игътибар бирергә тырышыгыз. Спорт белән шөгыльләнегез. Ял итү теләге булса, туганнардан башка гына барыгыз. Югыйсә кәефегез бозылырга мөмкин. Кайбер Арысланнарда кул эшләнмәләренә мәхәббәт уяныр. Бу ай яңа танышулар вәгъдә итә. Уңышлы көннәр: 7, 8, 9, 13, 21 сентябрь.
Кыз. Үзегезне бик яратасыз. Хәер, сез тышкы кыяфәткә, киенү рәвешенә артык зур игътибар бирәсез. Ләкин дөрес туклану, сәламәтлек турында да онытмагыз. Йолдызлар бу айда шифаханәдә ял итәргә, әмма гаиләле Кызларга мәхәббәт маҗараларыннан ерак торырга киңәш итә. Акча мәcьәләсендә бар да тотрыклы булачак.Уңышлы көннәр: 4, 8, 12, 21, 23, 28 сентябрь.
Үлчәү. Игътибар үзәгендә булсагыз да, кайвакыт бераз читкәрәк тайпылып торыгыз. Актив аралашу хәлегезне алырга мөмкин. Тормышыгызны төрлеләндерү өчен кинотеатрга барып кайтыгыз. Табигать кочагына чыгу исә сәламәтлеккә дә файдалы булачак. Айның икенче яртысында сөйгәнегезгә игътибарлырак булыгыз. Уңышлы көннәр: 5, 7, 12, 14, 17, 21, 26 сентябрь.
Чаян. Сентябрьдә палаткалар белән походка чыгарга мөмкин. Бу күңелле борчусыз студент елларын искә төшерер. Ару-талчыгу сизсәгез, иҗат кешеләре белән аралашыгыз. Андый кешеләрдән илһам алырга мөмкин. Алай гына да түгел, мондый күрешүләрдән соң, үзегездә җыр яки башка өлкәдә сәләт барлыгын тоярсыз.Уңышлы көннәр: 6, 8, 13, 22, 25 сентябрь.
Укчы. Спиртлы эчемлекләр белән мавыкмагыз, бу сәламәтлеккә зур зыян сала. Балаларга, аларның шөгыльләренә игътибар бирегез. Ялгыз Укчылар, үзегез белән танышырга теләүчеләр күп булуын сизерсез. Ләкин сак булыгыз, күңелгә ятышлы булмаган кешеләрдән ерак торыгыз. Ялларда туганнарыгызның хәлен белешергә, кунакка барырга онытмагыз. Уңышлы көннәр: 8, 9, 13, 17, 21 сентябрь.
Кәҗәмөгез. Спорт - сезнең якын дустыгыз. Аеруча сентябрь аенда Сукоярлар спортка тартылачак. Айның икенче яртысында финанс мәсьәләсендә бераз кыенлыклар булырга мөмкин. Мәхәббәт өлкәсендә бар да тыныч булачак, яңалыклар көтелми. Аның каравы сентябрь ае сезне мул уңышлары белән сөендерәчәк.Уңышлы көннәр: 4, 8, 12, 21, 23, 28 сентябрь.
Сукояр. Бу ай сезнең өчен истәлекле вакыйгаларга бай булачак. Эштә дә, өйдә дә күңелле хәбәрләр көтелә. Җитәкчегез сезнең белән күкрәк киереп горурлана. Мондый чакта яңа үрләргә ирешү җиңел бирелә. Ә менә мәхәббәт өлкәсендәге вәзгыять тотрыксыз. "Мәхәббәттән нәфрәткә - бер адым" диләрме әле? Шулай да айның икенче яртысында бар да җайланыр дип көтелә. Уңышлы көннәр: 5, 7, 12, 17, 21, 26 сентябрь.
Балык. Сентябрь ае Балыклар өчен тыныч узачак. Айның беренче яртысында эштә мөһим карарлар кабул итү ихтималы бар. Киләчәк ярты елыгыз бу карарларга тыгыз бәйләнгән. Якыннарыгыз турында онытмагыз, кайберләре сезнең ярдәмгә мохтаҗ булырга мөмкин. Акча мәсьәләсендә кыенлыклар булмас. Уңышлы көннәр: 6, 8, 13, 22, 25 сентябрь.
чыганак:http://intertat.ru/tt/bloglar-tt/item/62210-sentyabr-aena-yoldyizlar-farazyi.html
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев