Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

СЕР ИТЕП КЕНӘ: Җырчы Равил Галиевның Актанышта йөрүе юкка түгел икән!

ТР атказанган артисты Равил Галиевны күреп, бераз аптырадык.

Соңгы елларда уңай якка зур яңарышлар кичергән Шәрип күле райондашларыбызның гына түгел, күрше-тирәләрдә яшәүчеләрнең дә яратып ял итә торган урынына әверелде. Балыклы күлгә Башкортстан республикасыннан да киләләр. 

Көннәр көзгә авышкан мәлдә дә Шәрип күлендә хәрәкәт тынып тормый. Бүген инде Марс Гардисламов күлне кышкы чорга әзерләү белән мәшгуль. 1нче октябрьдән балык тоту сезоны да рәсми рәвештә ябылачак. Киләсе елның 15маена кадәр чорда күлдәге балыкларны борчучы булмаячак. 

Шушы вакыт аралыгында исә Марс Каес улы Шәрип күленә 500-700 килограммга кадәр күләмдә яңа балыклар җибәрергә планлаштыра. Алар Арча районындагы махсус питомниктан кайтарылачак. Саный китсәң, күл тирәсендә көзле-кышлы  башкарылачак эшләр шактый. Кыш көне балыкҗанлы хуҗа күл өстендә кислород керү урыннары бораулауны да даими оештырачак. 

Реклама

Хәзер исә Шәрип күле көзге сихри мәлгә чумган. Кыр үрдәкләренең бәбкәләре канат ныгытып очып китсә дә, яшәеш дәвам итә биредә. Быелгы сезонның һәвәскәр балыкчылары да әле дә яр буенда.  ТР атказанган артисты Равил Галиевны да Шәрип күлендә күреп, бераз аптырадык. Җырчының ерак араларны якын итеп балык тотарга килүе беренче тапкыр гына түгел икән: 

- Унбиш еллап йөрим инде мин бу күлгә. Гаилә белән дә, дуслар белән дә еш булам. Баштагы мәлдә мондагы шапшаклыкны, тәртипсезлекне күреп, йөрәк әрни иде. Килгәч, беренче эш итеп үзебез урнашачак җирне чистартып арып бетә идек. Ә хәзер барысы да искиткеч. Чиста урынга килгәч, үз артыңнан  чүп калдырасы килми бер дә. Марс Каес улына рәхмәт! Булдырган, оештырган! 

Зөбәер авылы киявенең аучылыкка, балык тотуга хирыслыгы, осталыгы бар икәнен ишетеп белә идек. Бу юлы күреп инандык.  Аның, Ринат Хамадиев белән икесенә, 12 кармак иде (!!!). Тоткан балыкларын күрсәтүне сорагач та, Равил абый ялындырып тормады. Бу чорда балыкларның тирәнгәрәк төшүен, көннең салкынча булуын исәпкә алсаң, балык шактый иде кәрҗиндә. 

Равил Галиев үзе җырлаганча, “Төнбоеклы, тирән, зәңгәр күлгә киләм, юкка гына түгел бит, иркәм!” 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев