Актаныш

Сез – авылыбыз горурлыгы

Авылымнан сугышка 229 кеше алына. Шуларның 93енә генә туган якларына әйләнеп кайту насыйп була. Ләкин сугыштан исән кайтканнарының да саны елдан-ел кими бара. Аларның инде күбесе арабыздан китеп барды. Әмма без батырларыбыз турында онытмыйбыз, хәтерлибез. Ил язмышы өчен көрәшкән якташларыңны оныту мөмкин түгел. Шуларның берсе - сугыш ветераны Шәехов Әмир...

Авылымнан сугышка 229 кеше алына. Шуларның 93енә генә туган якларына әйләнеп кайту насыйп була. Ләкин сугыштан исән кайтканнарының да саны елдан-ел кими бара. Аларның инде күбесе арабыздан китеп барды. Әмма без батырларыбыз турында онытмыйбыз, хәтерлибез. Ил язмышы өчен көрәшкән якташларыңны оныту мөмкин түгел. Шуларның берсе - сугыш ветераны Шәехов Әмир бабай турында язып үтәм.
Әмир бабай 1920 елның 7 сентябрендә Яңа Кормаш авылында крестьян гаиләсендә туа. 1932 елда 4 сыйныфны тәмамлагач, кайгы килә - әтиләре вафат була. Әниләре 4 бала белән тол кала. Зур гаиләне туендыру Әмир бабай җилкәсенә төшә, кечкенәдән үк колхозда эшләргә туры килә аңа. Атка атланып чүмәлә тарттыру, ерак болынга барып печән чабуда булышу, ат җигеп сабан сөрүләр - барысы да аның башыннан кичә. 16 яшьлек үсмерне авылда хат ташучы итеп куялар. Бу бик авыр еллар була. Өс - баш ялангач, кияргә кием юк. Акча эшләү максатыннан, авылның 9 кешесе Казан шәһәренә юл тота. Алар арасында Әмир дә була. Күкерт заводына эшкә алалар. Эш авыр, акчаны да бик аз түлиләр. Аннары, килешү төзеп, Мәскәү шәһәренә юл тоталар. Бер ел дигәндә баштан аяк киенеп, әнисенә һәм туганнарына ситсалар алып, туган авылына кайта.
Бу вакытта Әмир бабайга 19 яшь була. Армия сафларына алыныр вакыты җитә. Анда киткәнче Чат һәм Яңа Кормаш авыл Советында салым агенты булып эшли. 1940 елның 4 октябрендә солдат хезмәтенә алалар һәм Смоленск шәһәрендә артиллеристлыкка укыталар. Сугышның беренче көннәреннән үк Әмир бабай Беренче Украина фронтына эләгә.
Әмир бабай бик күп шәһәрләрне азат итүдә катнаша һәм медальләр белән бүләкләнә. Польшаны алуда катнашып, батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены бирелә. Каты бәрелешләр вакытында, кызганыч, каты яраланып, госпитальдә ятарга туры килә. Терелеп чыккач, кабат фронт сызыгына ашыга ул. Аның сугышчан юлы Германиягә кадәр барып җитә. Франкфурт-на Майне, Дрезден, Берлин шәһәрләрен алуда катнаша, "За взятие Берлина" медале белән бүләкләнә. Әмир бабай I дәрәҗә Ватан сугышы ордены иясе дә. Җиңүне Берлинда каршылый.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: