Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Сез “берьяклы хәрәкәт “кә ничек карыйсыз?

Тиздән Актанышта машиналар Татарстан урамының "Ак Барс" банк урнашкан өлешеннән Баян Дәүләтов урамына кадәр берьяклы хәрәкәт итә башлаячак, ягъни Татарстан урамының бу өлешендә "Берьяклы хәрәкәт "("Одностороннее движение") юл билгесе урнаштырылачак. Җитәкчеләр бу яңарышны бу урында аварияләр еш булу белән аңлата. Чыннан да Татарстан урамы киң урам түгел, димәк борчылыр сәбәпләр...

Тиздән Актанышта машиналар Татарстан урамының "Ак Барс" банк урнашкан өлешеннән Баян Дәүләтов урамына кадәр берьяклы хәрәкәт итә башлаячак, ягъни Татарстан урамының бу өлешендә "Берьяклы хәрәкәт "("Одностороннее движение") юл билгесе урнаштырылачак.
Җитәкчеләр бу яңарышны бу урында аварияләр еш булу белән аңлата. Чыннан да Татарстан урамы киң урам түгел, димәк борчылыр сәбәпләр бар.
Ләкин әлеге яңарыш үз көченә кергәнче, мөхтәрәм райондашлар, сезнең фикерне дә белешү мөһим. Сезнеңчә, Татарстан урамында берьяклы хәрәкәт Татарстан урамының "Ак Барс" банктан Баян Дәүләтов урамы юнәлешендә кулайракмы
әллә киресенчәме? (Баян Дәүләтов урамыннан "Ак Барс" банк юнәлешендә)
Безнең баш биткә (aktanysh-rt.ru) кереп, сорашуда актив катнашсагыз, сезнең фикер һичшиксез исәпкә алыначак.
Үзебезгә сайлау мөмкинлеге булганда, әйдәгез файдаланып калыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев