Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Сез быел да безнең белән. Рәхмәт!

Хөрмәтле райондашлар, абунәчеләребез! 2016 елның беренче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу төгәлләнде. "Актаныш таңнары" газетасы бу яртыеллыкта да биш меңгә якын гаиләгә килеп торачак. Безне үз итүчеләр, аны атнага ике тапкыр көтеп алучылар булуы - безнең өчен зур шатлык. Газетабыздан аерылмаган, анда күтәрелгән темаларга, район яңалыкларына битараф калмаган абунәчеләребезгә олы рәхмәтебезне...

Хөрмәтле райондашлар, абунәчеләребез!
2016 елның беренче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу төгәлләнде. "Актаныш таңнары" газетасы бу яртыеллыкта да биш меңгә якын гаиләгә килеп торачак. Безне үз итүчеләр, аны атнага ике тапкыр көтеп алучылар булуы - безнең өчен зур шатлык.
Газетабыздан аерылмаган, анда күтәрелгән темаларга, район яңалыкларына битараф калмаган абунәчеләребезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез, киләчәктә дә бергә булырбыз дип ышанабыз. Штаттан тыш хәбәрчеләребез, "Агыйдел дулкыннары" әдәби берләшмәсе әгъзалары, үзегезнең эчтәлекле язмаларыгыз белән безне һәрвакыт шулай сөендереп торсагыз иде.
Редакция коллективы подписканы оештыруда булышлык күрсәткән "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятенә, район Советы, башкарма комитеты, почта хезмәткәрләренә зур рәхмәт белдерә. Шулай ук, оешма-предприятие җитәкчеләренә, шәхси эшмәкәрләргә безне партнерыгыз итеп сайлау киләчәктә дә эшегезне үстерү, бизнесыгызны күтәрү, куйган максатларыгызга ирешүдә ярдәм итәр дип ышанабыз.
Яңа ел барыгызга да яңа шатлыклар алып килсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев