Актаныш

Сез иң күркәм кеше икәнсез

Мәсәде җирлегендә урнашкан "Агыйдел" нефь кудыру станциясе һәм аның беренче көненнән җитәкчелек дилбегәсен кулында нык тоткан җитәкчесе - Илдус Басыйров исеме бер-берсеннән аерылгысыз. Илдус Муллаян улын бу оешманың аяклы тарихы дип атасаң да ялгыш булмас. Станция сафка басканнан алып, 20 ел дәвамында - лаеклы ялга киткәнче шунда эшли ул. Хезмәт...

Мәсәде җирлегендә урнашкан "Агыйдел" нефь кудыру станциясе һәм аның беренче көненнән җитәкчелек дилбегәсен кулында нык тоткан җитәкчесе - Илдус Басыйров исеме бер-берсеннән аерылгысыз. Илдус Муллаян улын бу оешманың аяклы тарихы дип атасаң да ялгыш булмас. Станция сафка басканнан алып, 20 ел дәвамында - лаеклы ялга киткәнче шунда эшли ул.
Хезмәт төбе - хөрмәт
Илдус Муллаян улы үзе Пучы авылыннан. Хезмәт юлын да шунда башлаган. Пучы авылы янында "Әлмәт-Пермь" нефть кудыру станциясе төзелә башлагач, яңа гына өлкән сержант погоннары тагып армиядән кайтып төшкән егет шунда электрик булып эшкә урнаша.
- Бүгенгедәй хәтерлим: авыллар арасындагы такыр яланда насос станциясе, подстанция калкып чыкты. Аларга Чаллыдан электр үткәргечләре суздылар. Әй халык сөенде инде - бу бит керосинка-примуслар кулланып яшәгән заман. Электрның әле ни икәнен дә белмиләр иде, - дип искә ала ул вакытларны Илдус абый. Яшьлек романтикасына кечкенәдән салынган үҗәтлек, тырышлык, күбрәк белү-өйрәнү теләге кушыла - егет бик тиздән алыштыргысыз хезмәткәрләрнең берсенә әйләнә. 30 яшендә инде ул станциянең өлкән инженеры баскычына, ә Саратовта нефть тармагы буенча техникум тәмамлап кайткач, станциянең җитәкчесе дәрәҗәсенә менә. Хезмәт белән еллар агышы сизелми дә... Эшләгән саен тәҗрибә арта, осталык чарлана, кайчандыр катлаулы тоелган мәсьәләләр дә инде җиңел генә чишелә кебек... Мәсәде җирлегендә төзелә башлаган яңа "Агыйдел" нефть кудыру станциясенә бик еш кына шушы тупланган тәҗрибәсе белән уртаклашырга чакыралар аны. Станция сафка басуга исә төзелешне җитәкләгән Варис Фазлыев лаеклы ялга чыга, аның урынына башлык итеп Илдус Басыйров күчерелә.
- "Агыйдел" эшли башлауга, Пучыдагы станция эшчәнлеген туктатты. Шуңа үзем белән эшләгән белгеч-хезмәткәрләрне дә Мәсәдегә чакырдым. - Хәтере белән ерак 1985 елларга кайтып килгәндә, һәр яңа борылышны кабат күңеленнән үткәрә олпат зат. - Яшәгән йортларын, көйләнгән тормышларын үзгәртергә теләмәүчеләр Пучыда калды. Ә төп көч - җиде иң ышанычлы белгечем гаиләләре белән Мәсәдегә күченде.
Сиңа ышанып, гомер иткән нигезләреннән кубарылганнар икән, эшле итү генә түгел, хезмәткәрләрне йортлы, тормыш шартларын уңайлы итү дә җитәкче җилкәсенә төшә. Шулай итеп, Мәсәде авылында тиздән суы, газы, канализациясе кергән 38 фатирлы 19 йорт салына. Бар шәһәр уңайлыклары үзендә, рәхим ит! 94 урынлы балалар бакчасы ачыла, Пучы янындагы элекке территориядә умарталык булдыралар, абзарлар төзеп, сарык, үгез асрыйлар. Эше күп булса да, ашы да мулдан - бакча балаларына үзләре аерткан бал һәм яңа суелган йомшак ит килә, дигән сүз. Әле авылда мәктәп, кибетләр салу нияте дә була, тик кинәт исә башлаган үзгәреш җилләре генә планнарны боза - алары тормышка ашмый кала. Аның каравы, башка зур эш башлана - Пучы станциясендә кирәксез калган нефть кудыру торбаларын авылларга газ кертү өчен файдаланырга, дигән фикергә килә район җитәкчелеге. Нәтиҗәдә,
"Агыйдел" базасында өч газ бүлү станциясе булдырылып, Пучы авылында калган элекке хезмәткәрләрнең күбесе нефтьче һөнәрен газ кертүчегә алыштыра. Якын-тирә авыллар - Мәсәденең үзенә, Буазкүл, Татар Ямалы, Бурсыкка газ кертүне нәкъ менә алар башкара. Аларга да йорт-җир салына.
Төптән уйлап эш итүче тырыш җитәкченең хезмәте дәүләт тарафыннан югары бәяләнә: Илдус Муллаян улы Әлмәт район нефть үткәргеч идарәсенең Мактау китабына кертелә, "Уникенче бишьеллык ударнигы" билгесе, Төньяк-Көнбатыш магистраль нефть үткәргечләр идарәсенең хезмәт ветераны, 1998 елда исә Татарстан Президенты указы нигезендә аңа "Татарстан Республикасының атказанган нефтьчесе" исеме бирелә.
Гаиләм - күңел җәннәтем
Яратып эшләр эшең, кайтып керер җылы йорт-почмагың булу, җан атып торган тату гаиләң, дәвамчыларың - ул-кызларың үсү - адәм баласы үзен тулы бәхетле сизәр төп шартлар бу. Илдус абыйның яшьлегендә пар иткән хәләл җефете Нурдидә апа белән уртак тормыш коруларына да бу елның башында - 1 гыйнвар көнне 55 ел тулган! Зөбәрҗәт туйларын каршылаган матур пар алар. Илдус абый кул астында - оешмада хатын-кызларга бөтенләй дә хас булмаган катлаулы эштә - электромонтер булып хезмәт куйган Нурдидә апа өйдә ягымлы хатын, нечкә күңелле әнигә әйләнә дә куя! Бөркеттәй ике ул үстерәләр. Зур уллары Ленар Яр Чаллыда төпләнеп, эшмәкәрлек белән шөгыльләнсә, кечесе Илһам "Агыйдел"дә торбалар караучы булып эшли. Тормышның тәмен белеп, әти-әниләрен сөендереп яшәгән көннәре. Икесенең дә тулы гаиләләрендә өчәр бала: Илдар, Ильмира, Язгөл һәм Элина мөстәкыйль тормышка аяк басарга әзерләнсә, Руна һәм Рамил инде дүрт оныкчык бүләк иткән Нурдидә апа белән Илдус абыйга.
14 гыйнварда Илдус Муллаян улы 80 яшен каршылый. Башкаларга сөенеч-шатлык бүләк итү, һәр көнне нинди дә булса игелекле гамәл кылу, гомер дигән олы хәзинәнең минутын да юк-барга сарыф итмәү - болар Илдус абыйның тормыш девизы. Гомере буе шуларга тугры калган олпат зат бүген гаиләсенең, туганнары-якыннарының гына түгел, элекке хезмәттәшләре, дуслары, авылдашлары, үзен кайчандыр белгән танышларының хөрмәтен тоеп, әле дә рәхмәтләрен ишетеп яши. Гомерен хезмәттән башка күз алдына китерә алмаган эшсөярнең 42 еллык хезмәт стажы тупланган - барысы да нефть тармагына бәйле. "Җан яраткан, күңел тарткан яр бер генә була ул", - дип җырлыйлар бит, Илдус Басыйровның сайлаган яры да, һөнәре дә, юл-сукмагы да бер генә. Гомере буе тугры ул аларга!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: