Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

СЕЗ КҮРДЕГЕЗМЕ? Актаныш аэропортына бүген самолёт төште (+ФОТОЛАР)

Самолет шассие эзләрен күптән тарих тузаны каплап киткән мәйданга бүген ничә елга беренче тапкыр чын самолет төште.

Актанышның бу урыныннан  күптән инде самолетлар һава күтәрелми, коштай очып кайтып да туктамыйлар бирегә. Ә исеме халык теленә ныклап кереп калган.  Сүз Актанышның элеккеге  аэропорт урыны хакында. 

Хәзер биредә кайчандыр аэропорт булганын таш түшәлгән очу полосалары аша гына шәрехләп була. Исеме калган – җисеме юк. 

Самолет шассие эзләрен күптән тарих тузаны каплап киткән мәйданга бүген ничә елга беренче тапкыр чын самолет төште. Әлеге хәбәр Актаныш халкын таныш юллар буенча аэропортка алып килде. 

Америкада җитештерелгән  RV-7 спорт күнекмәләре самолеты Актанышка  юктан гына төшмәгән, билгеле. 17 август көнне бездә моңа кадәр күрелмәгән авиашоу үтәчәк. Казан шәһәренең авиаклубының әлеге очкычы катнашачак анда. Самолет штурвалы артында утыручы Сергей һәм Адель атлы курку белмәс егетләр Актаныш халкына һавада югары пилотаж күрсәтергә вәгъдә итә. 

Реклама

Бүген исә алар очу полосаларының төзеклеген, мәйданның зурлыгын, аның мөмкинлекләрен карап, бәя бирергә килгәннәр. 

Самолетны Балалар иҗат үзәге коллективы, Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары каршы алды. Үзләре дә очучы булырга хыялланган егет-кызларның кулыннан чәчәк бәйләмнәре, Актанышның бренды булган милли ризык – чәкчәкне-  кабул итеп алды Казан кунаклары. 

Самолет янә күккә күтәрелде,ак болытларга таба юл алган очкыч артыннан дистәләгән пар күзәтеп калды. Ә аэропорт мәйданына шул буын өчен бик якын булган гүләү кайтавазы килеп иреште...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X