СЕЗ МОНЫ БЕЛӘ ИДЕГЕЗМЕ?: Актаныш “игезәге” Буада да бар икән!
Бәлки тагын берәр районда Актаныш “игезәкләре” бардыр?
Актаныш үзәгендә урнашкан Мәдәният паркы берничә ел элек үзгәрешләр кичерде: яңартылды, матурланды, декоратив элементлар белән баетылды. Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай һәйкәле паркның дәрәҗәсен бермә-бер арттырды. Шулай ук биредә хәзер балалар мәйданчыгы, чәчәклекләр, ял зоналары да бар.
Күпләрнең яратып фотога төшү урынына да әверелде Мәдәният паркы. Парк аша үтүчеләрне зонт астындагы гашыйк парлар рәвешендә ясалган скульптура үзенә җәлеп итә.
Чәчәкләр арасында урнашкан әлеге сын тагын кайсы район паркларын бизи икән, дип соклану белдерүчеләр байтак аңа.
Райондашларыбызның әлеге соравына ачыклык кертү максатыннан, без гашыйк парлар скульптурасының “игезәген” эзләргә тотындык һәм ... таптык. Ул Буа шәһәренең Яшьләр паркында урын алган булып чыкты. Аерма тик шунда: безнең гашыйклар коры җирдә басып торса, буалылар әлеге сынны фонтан рәвешендә ясаткан – гашыйк пар яңгыр астында.
Безгә калса, ике район үзәгендә урнашкан сыннар да бик үзенчәлекле. Сезгә ничек? Бәлки тагын берәр районда Актаныш “игезәкләре” бардыр?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев