Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“Сез – Президентны биргән җирлек!“

Райондагы авыл җирлекләре буенча сигез күрсәткечкә нигезләнеп эшләнгән рейтингта Пучы җирлеге 24 нче урында тора. Аңардан бары тик Яңа Әлем җирлеге генә уздырган. Нинди күрсәткечләр районның иң зур авылларыннан берсе булган Пучыны артка сөйри? Ел дәвамында нинди эшләр башкарылган, ә нәрсәләргә кул тими калган? 7 февраль көнне узган хисап җыелышында...

Райондагы авыл җирлекләре буенча сигез күрсәткечкә нигезләнеп эшләнгән рейтингта Пучы җирлеге 24 нче урында тора. Аңардан бары тик Яңа Әлем җирлеге генә уздырган. Нинди күрсәткечләр районның иң зур авылларыннан берсе булган Пучыны артка сөйри? Ел дәвамында нинди эшләр башкарылган, ә нәрсәләргә кул тими калган? 7 февраль көнне узган хисап җыелышында еллык эшчәнлеккә анализ ясалды. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов катнашты.
Төзелеш сыйфатлы булсын
Ел дәвамында байтак төзелеш эше башкарылган җирлектә. Әнәк авылында җәмәгать үзәгенә капиталь ремонт ясалган. Пучы авылы клубының түбәсе алыштырылган. 1981 елда салынган балалар бакчасына алмашка авыл уртасында республикабызның беренче Президенты, якташыбыз Минтимер Шәймиев ярдәме белән 120 балага исәпләнгән яңа бакча күтәрелеп килә. 2018-2019 уку елына ул файдалануга тапшырылыр, дип көтәләр. Җирлектә ел дәвамында яңа биш йорт калыккан. Әнәк авылы Шәрип Шәймиев урамында исә аренда өчен тагын сигез йорт салынып ята. Шунда ук 300 метрлы су линиясе сузылып, бер янгын гидранты куелган.
Халыктан - халыкка
Үзара салым акчасына байтак кына эш башкарылган. 2017 елда җирлек халкыннан ул 403,5 мең сум күләмендә җыелган. Дәүләт казнасыннан дүртләтә артып, 2 млн.17,5 мең сум тәшкил иткән. Бу салым хисабына авылның Марсель Шакиров урамындагы дүрт күпер төзекләндерелеп, юл янындагы канаулар тирәнәйтелгән. Әнәк авылындагы урам утлары алыштырылган, Пучы авылы үзәгенә өстәмә яктырткычлар куелган. Пучыда зират йорты салынган. Партизан Уразаев урамыннан Марсель Шакиров урамына кадәр юлга щебенка җәелгән. Ел дәвамында урам юлларын кардан чистарту, тигезләү дә шушы хисапка башкарылган. Су скважинасы койма белән тотылып, алты скважинага җир документлары һәм техник план эшләтелгән. Барлык бу эшләрдән соң 94 мең сумга якын үзара салым акчасы тотылмый артып калган.
Актив яшәеш
Социаль тормышка килгәндә, спорт өлкәсендә мактаныр уңышлары бар. Җирлек 2017 елда кышкы спартакиадада, волейбол ярышында I урынга ия булган. Пучы урта мәктәбе районыбызда көчле база мәктәпләреннән санала. Бүген 189 укучы белем алган мәктәптә, бигрәк тә, математика, физика кебек катлаулы төгәл фәннәр буенча укучыларның нәтиҗәләре матур - димәк, укыту югары баскычка куелган. Ринат Мусин дигән егет 2017 елда бу фәннәрдән БДИ тапшырып, 80 балл туплаган, мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетына
конкурстан тыш кабул ителгән. Балалар бакчасы 2017 елда "Йолдызлык" эстрада фестиваленең район этабында җиңүче исемен яулаган. Кыз-малайлар белән эшчәнлек балалар иҗат үзәге белән берлектә алып барыла. "Тылсымлы куллар", "Сәнгатьле сүз", "Графика һәм дизайн", көрәш, шахмат, математика, баян түгәрәкләре матур эшли, нәтиҗәләре мактанырлык. Бу елдан бию түгәрәге эшли башлаган. Әмма шушы бер тәпән балга бер кашык дегет - үзәккә хезмәткәрләр табу авыр, чөнки штатлар яртышар гына билгеләнгән. 200ләп балага өстәмә белем бирүче үзәк хезмәткәрләр өчен тулы штатлар булдыруга мохтаҗ.
Проблемалар
Җирлек халкын иң борчыган проблема - ул да булса су мәсьәләсе. Пучы авылының Марсель Шакиров исемендәге урамы башында 13 хуҗалык инде ничә ел сусыз утыра. "Чиста су" максатчан федераль программасына керү өчен әле 2016 елда ук 27млн. сумлык проект әзерләнгән булса да, ул һаман ниндидер сәбәпләр белән программага кертелмәгән. 2019 елда исә аны гамәлгә кую вакыты чыга, ягъни, аңарчы боз кузгалмаса, кабат проект эшләтергә кирәк булачак. Район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов бу сорауның төбенә төшәргә ышандырды. М7 трассасында Чаллыга таба китүче юл ягына павильон, Әнәк авылына ял паркы ясау сорады авыл халкы. Бу сораулар быел хәл ителер, дип көтелә.
Койрык - хурлык
Сүз башында искә алган - җирлекне рейтинг койрыгына калдырган сәбәпләр нинди соң? Иң элек, бу мал баш саннары кимү белән бәйле. 657 хуҗалык булган җирлектә 299 мөгезле эре терлек асрала. Икенче күрсәткеч - табигый үсеш. Җирлектә узган ел 10 бала туса, 17 кеше бакыйлыкка күчкән. Үзара салым акчасын вакытында бирми йөрүчеләр дә алгы сафка омтылуга аяк чала. Пучы җирлегендә вакытлыча полиция участок вәкиле булып эшләүче Илнур Нуретдинов ясаган чыгыштан күренгәнчә, җирлектә ел дәвамында кылынган җинаятьләрнең 8е ачылган, 2 се - юк. Урлашу буенча - 2, исерек хәлдә руль артына утырган өчен - 1, үтерү белән янау буенча - 2, суккан өчен - 1, юл йөрү кагыйдәләрен бозу буенча 93 очрак теркәлгән.
- Пучы - элек район үзәге булган җирлек. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевне биргән җирлек. Сезгә артта, койрыкта калу килешми, күрсәткечләрегез лаеклы булырга тиеш, - дигән фикерен әйтте Энгель Фәттахов, җыелышка йомгак ясап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев