Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Сездә ничек, Күҗәкәдә шулай: Авыл башлыгы халык саны кимүгә, яшьләрнең калмавына һәм эш булмауга борчыла

Күҗәкә авыл җирлеге башлыгы Илдар Мусин җирлектә халык саны кимүгә, яшьләрнең авылда калмавына һәм авыл халкына даими эш урыннары булмауга борчыла.

            Чираттагы 25 форма-киңәшмәдә Илдар Мусин район һәм авыл җирлеге җитәкчеләрен Күҗәкә авыл җирлегендәге вәзгыять белән таныштырды.
          Җирлекнең үзәге булган Күҗәкәдә 293, Адайда 183, Иске Уръядыда 82, Түбән Уръядыда 8 кеше яши. Авыл халкының күпчелеген 19- 60 яшьлекләр алып тора, 4 авылга эш яшендәге 304 кеше туры килә. Аннан кала 60 тан өлкәнрәкләр- 185 кеше. 

              Җирлекнең киләчәгенә өмет бар әле: 8-18 яшьтәге 68, 1-7 яшьтәге 14 бала бар. Соңгы 5 елда халык саны 106 кешегә кимегән. 2022 елда 571 кеше яшәүче җирлектә 13 кеше вафат булган, аларның 90 проценты 80 яшь чиген узганнар.

             Эш яшендәге 304 кешенең 42 проценты читкә йөреп эшли. 25 проценты үз хуҗалыгындагы керем белән көн күрә. Бюджет өлкәсендә 12,5 , Актанышның төрле оешмаларында 6,3 процент кеше хезмәт куя. “Әнәк” агрофирмасында, “Чәчер” хуҗалыгында һәм крестьян-фермерлык хуҗалыкларында 40 кеше эшли.
Татарстанда уңышлы гамәлгә кергән терлек арттыру программасы буенча бер хуҗалыкка 2021 елда 400 мең сум күләмендә субсидия кайткан.


                 Тагын бер кызыклы сан уйланырга мәҗбүр итә: мәктәп яшендәге 53 баланың 23-е Күҗәкә төп белем бирү мәктәбендә укый. 11-е Татар Cуыксуы мәктәбендә, гимназиядә 6,  башка мәктәпләрдә 12 бала белем ала, соңгысын җирлек башлыгы слайдта кызыл белән аерып куйган иде. Балаларның мәктәп яшеннән үк башка белем учакларына тартылуы коллектив өчен бер дә яхшы фал түгел.


             Әллә ни зур җирлек саналмаса да, Күҗәкәдә тәртипсезлекләр быел артып киткән. 2022 елның 5 аенда “Сугу, җиңел тән җәрәхәтләре ясау һәм рөхсәтсез кеше йортына керү”, “Үтерү белән янау” һәм “Җәмәгать урыннарында эчкән килеш йөрү” маддәләре буенча 4 җинаять эше  кузгатылган. Илдар Мусин мондый тәртипсезлекләрнең 2021 нче елда бер дә теркәлмәвен искә алды. Башлык җирлектә халык саны кимүгә, яшьләрнең авылда камавына һәм авыл халкына даими эш урыннары булмауга борчыла. 


                    Авыл җирлеге башлыгы халыкның юл күрсәтүчесе, һәр юнәлештә иминлек булдыручы, тәртипкә өндәүче. Район башкарма комитеты җитәкчесе вазыфаларын башкаручы Ленар Зарипов киңәшмә барышында бу хакта урынды искәртү ясады. Җәйге вакытта уяулыкны тагы да арттырырга кирәк. Урам тулы шәһәрдән кайткан балалар- олыгайган әби-бабайлар оныкларын күзәтеп тә бетерә алмый. Район җитәкчелеге тарафыннан 25 форма-киңәшмәдә авыл башлыкларына кунак балалар белән дә тәрбия эше алып бару йөкләнде. Бигрәк тә сулыклары булган, олы юлларга якын авылларда иминлекне арттыру сорала.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев