Актаныш

Сезгә әйтер сүзебез бар

Хөрмәтле райондашлар! Җәмгыять гел үсеш-үзгәрештә. Бәяләр дә калышмый, алар да үсә. Нихәл итмәк кирәк, базар икътисады... "Актаныш таңнары" тиеннәр генә тормый, аңа да сумнар өстәлә, чимал-чыгымнар кыйммәтләнгән саен, бәясе дә арта. Шунысы яраткан укучыларыбызның кесәсенә суга да инде. Ләкин без бергә! Заманадан артта калганны беркем яратмый хәзер. Бер ара язылмаса...

Хөрмәтле райондашлар!
Җәмгыять гел үсеш-үзгәрештә. Бәяләр дә калышмый, алар да үсә. Нихәл итмәк кирәк, базар икътисады... "Актаныш таңнары" тиеннәр генә тормый, аңа да сумнар өстәлә, чимал-чыгымнар кыйммәтләнгән саен, бәясе дә арта. Шунысы яраткан укучыларыбызның кесәсенә суга да инде. Ләкин без бергә! Заманадан артта калганны беркем яратмый хәзер. Бер ара язылмаса да, икенче яртыеллыкка язылмый калмый алар, шөкер!
Газетагызда укыр әйбер юк, дигән кире җавап ишетергә дә туры килә кайвакыт. Әйе, үтереш-суеш, гайбәт, кешене аяктан егарлык тәнкыйть, язмышлардан көлү юк бездә. Күршеңнең, райондашың яки авылдашыңның ачы язмышын, ялгышын районыбызның бердәнбер рәсми матбугатына гомерлеккә мөһер итеп сугу һәм аның киләчәк буыннарга кара тап булып барып ирешүе нигә кирәк соң ул?! Һәрхәлдә, кешелеклелекне алга сөргән, үз җирлеге халкы тормышына саклык белән караган журналистларыбызга ул кирәкми. Безнең максат - район хәбәрләрен җиткерү, проблемаларны ачып бирү, эшләнешен күзәтү, матур нәтиҗәләрне куана-куана хәбәр итү.
"Актаныш таңнары"на тугры булып калганыгыз өчен зур рәхмәт, милли басмабызның абруен төшермичә, тиражын киметмичә, бердәм булып эшлик һәм яшик. Ә безгә 2018 елда да районыбыз, халкыбыз яшәешенең гел яхшы хәбәрләрен, гамәлләрен генә язарга язсын.
Бергә булсак, югалмабыз!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: