Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

СЕЗНЕ БОРЧЫГАН ТЕМА: Актаныш автобуслары туктамаячак!

Предприятие яңа маршрутлар ачу буенча да максатчан эш алып бара. Киләчәктә Актаныш – Мөслим – Әлмәт, Актаныш – Нефтекама – Ижау шәһәрара маршрутлар сафка басар дигән ныклы ышаныч бар. Анысы инде күпмедер дәрәҗәдә халыкның үзеннән дә торачак. Ихтыяҗ булса, АТП аны канәгатьләндерергә әзер.

13 март көнне Актаныш районы автотранспорт хуҗалыгы хезмәткәрләре 2018 елга нәтиҗә ясап, агымдагы елга оешма үз алдына куйган максат-бурычлар хакында сөйләштеләр. 


Хисап җыелышында районның башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев,  аның икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева катнашты. 


Бүгенге көндә АТПда 38 райондашыбыз хезмәт куя. Аларның 23е – шоферлар. Хезмәткәрләрнең уртача яше 55.  Аңлашылганча, узган ел ярты гасырлык юбилеен каршы алган оешма белән беррәттән аның коллективы да өлкәнәя. Бирегә яшь кадрларны җәлеп итү дә авыр: хезмәтнең җаваплылыгы югары, әмма түләү  хакы түбән. Йөзәрләгән кешенең гомере өчен җаваплылык алып, һәр көн саен ерак юлларга кузгалган автобус йөртүчеләрнең уртача хезмәт хакы нибары 14 913 сум. 
Актаныш районы автотранспорт хуҗалыгы халыкка 25 маршрутта хезмәт күрсәтә, шуларның сигезе – авылара, икесе шәһәрара булса, 14 маршрут мәктәп укучыларын йөртә. Ягъни шоферларның кулында мең төрле язмыш.


Район автотранспорт предприятиесе паркын да, ни кызганыч, бер елда гына тулысынча яңарту мөмкинлеге юк. Бүген биредә исәптә 28 автобус һәм бер җиңел машина тора. 16 мәктәп автобусының 15е кулланылышта. Чит оешмалардан алынган техника да бик күп чыгымнар сорый, алар еш ватыла. Актанышның үзендә аларны төзәтү мөмкинлеге булмау сәбәпле, ремонт таләп ителгән автобуслар Яр Чаллы шәһәренә юллана – бу да, үз чиратында, өстәмә чыгымнар сорый торган хезмәт. 

Реклама

Болар хакында хуҗалык җитәкчесе Айзат Шакиров бәян итте. Идарә дилбегәсен узган ел гына үз кулына алган җитәкчене  рейсларда пассажирлар санының кимүе дә борчый. Бүген халык “попутчиклар” белән хәрәкәт итәргә өйрәнеп китте – аның төп сәбәбе шушы. Әмма болай йөрүчеләр бер нәрсәне исәпкә алмый: АТПның  билет бәясенә иминиятләштерү бәясе дә кергән, оешма юлчыларның иминлеге өчен дә, барасы җирләренә вакытында җитештерү өчен дә җавап бирә. Ә юлчы машиналарда бу хезмәт каралмаган. 

Авыл маршрутларының да зыянга эшләве беркемгә дә сер түгел. Әмма алар барыбер сакланып калачак. Дәүләт биргән субсидияләр бәрабәренә предприятие халыкка хезмәт күрсәтүен дәвам итәчәк. “АТП бетмәячәк! Дәүләт аны үз канаты астына алды. Мәктәп маршрутлары да сакланып калачак”, - дип, әлеге уңайдан залда утыручы коллективны  өметле сүзләр белән сөендерде районның башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев. 

Актаныш районы автотранспорт хуҗалыгы, бүгенге көндә шактый четерекле хәлдә калса да, киләчәккә йөз тотып эшләвен дәвам итә. Халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыру, пассажирларга өстәмә уңайлыклар тудыру, экскурсия мартшрутлары ачу, эшчеләрнең хезмәт хакларын арттыру, материаль-техник базаны ныгыту, автобусларга онлайн кассалар урнаштыру – болар 2019 елда да дәвамлы булачак максат-бурычлар. Предприятие яңа маршрутлар ачу буенча да максатчан эш алып бара. Киләчәктә Актаныш – Мөслим – Әлмәт, Актаныш – Нефтекама – Ижау шәһәрара маршрутлар сафка басар дигән ныклы ышаныч бар. Анысы инде күпмедер дәрәҗәдә халыкның үзеннән дә торачак. Ихтыяҗ булса, АТП аны канәгатьләндерергә әзер. 

Хисап җыелышында хезмәткәрләрдән кергән сораулар да каралды. Алар арасында мәктәп маршрутларында йөргән шоферлар тарафыннан юлланганнары, чыннан да, кичекмәстән чишелеш сорый. Кышкы чорда кечкенә авыллардагы чистартылмаган юллар, автобусга борылу мөмкинлеге дә булмаган тар урамнар, тукталышлар булмау сәбәпле, төрле һава шартларында да юл чатында автобус көтеп басып торган сабыйлар – үзләре әти, дәү әти булган асыл затларны борчыган проблемалар әнә шулар. Шоферлар бит кешеләрне утыртканда, чыгарганда аларның куркынычсызлыклары өчен җавап бирә. Андый-мондый хәлләр килеп чыкмасын өчен борчыла алар. Автовокзал бинасы каршындагы юлның бөтен төр техника өчен ачык булуы да борчый шоферларны. Тыз-быз чапкан машиналар автобус пассажирларына зыян салса, гаепне кемнән эзләрбез?  Үз гомерләрендә автобус рулен тотып үткән юллары меңәрләгән чакрымнар белән исәпләнгән бу хезмәт ияләренең сорау-тәкъдимнәрен вакытында ишетеп, колак салырга иде. Булганына шөкер итеп, буласына өмет итеп халыкка хезмәт күрсәтүче әлеге оешманы яшәтәсе килә бит!  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев