Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

СЕЗНЕҢ ЯРДӘМ КИРӘК: Нинди дә булса мәгълүмат беләсез икән - хәбәр итегез!

Хәбәрләр аноним рәвештә кабул ителә. 

11 марттан 22сенә кадәр аралыкта ил күләмендә  "Үлем белән кайда сату итүләре турында хәбәр ит!" акциясе старт ала. Анын максаты – жәмәгатьчелекнең игътибарын наркотикларның законсыз әйләнешенә,  интернет-сайтларны, наркотик хэм психотроп матдәләрне әзерләүне, тарату һәм куллануны пропагандалаучы затларны ачыклау, наркомания белән авыручыларны дәвалау һәм реабилитацияләүдә квалификацияле ярдәм күрсәтү. Акция барышында  наркотикларның законсыз әйләнеше, наркотиклар белән бәйле  интернет-сайтлар турында хәбәр итсәгез иде.  Хәбәрләр аноним рәвештә кабул ителә. 

  • Республика Эчке эшлэр министрлыгынын “Ышаныч телефоны”:  (88432) -91-20-02
  • Актаныш районы буенча бүлек номеры: 3-04-02, 02.  

Акция барышында хезмәткәрләр  тарафыннан яшьләр, балигъ булмаганнар җыела торган урыннар тикшереләчәк. Хөрмәтле  ата-аналар, балаларыгызга карата  игътибарлырак булсагыз иде, үзегездән башка аларны  кичке, төнге  урамга чыгарып җибәрмәгез. 

Мәгариф хезмәткәрләре белән берлектә  наркотик матдәләрнең зыяны, наркотиклар белән бәйләнешле хокук тәртибе, закон бозган очракта җаваплылык турында ата-аналар, балалар арасында аңлату эшләре уздырыла. Транспорт чаралары белэн идарә итүчеләр, чит төбәкләрдән  килеп район үзәгендә һәм авылларда  яшәүче гражданнар да тикшерерәчәк.

Хөрмәтле райондашлар, җирлектә тәртипне  бергәләп саклыйк! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев