Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

СЕЗНЕҢ ЗАРЛАРЫГЫЗ: Бакча урамындагы койманы кем турайтыр?

Хөрмәтле җаваплы затлар! Бакча урамында яшәүчеләрнең моң-зарына колак салсагыз иде!

МТС бистәсендә яшәүчеләрнең зарын сезгә дә тәкъдим итәбез.

Әлеге койманы кыш көне кар эттерүче техника бөгеп киткән ди алар. Яз җитү белән Бакча урамы 4 йортта яшәүчеләр койма турайту мәшәкате белән йөри башлаган - Актаныш авыл җирлеге башлыгы да, "Яран" торак милекчеләр ширкәте,“Актаныш каты көнкүреш калдыклары  полигоны”  Муниципаль унитар предприятиесе җитәкчелеге дә хәбәрдар бу хәлдән - тик койманы төзекләндерүче генә юк. Юкса, килеп, күреп тә киткәннәр. Аптырагач, әлеге йортта яшәүчеләр ярдәмне бездән эзли. 

Реклама

Койманы кем төзекләндерергә тиеш дигән сорау белән без югарыда санап үтелгән оешма җитәкчеләре белән элемтәгә кердек. Биредәге карны “Актаныш каты көнкүреш калдыклары  полигоны”   эттерә булып чыкты – алар игътибарсызлыгы аркасында шушы хәл килеп чыккан. Аңлашылганча, койманы яраксыз хәлгә китергән оешма аны турайтып куярга да бурычлы. 

Хөрмәтле җаваплы затлар! Бакча урамында яшәүчеләрнең моң-зарына колак салсагыз иде! Чисталык икеайлыгы кысаларында койманы рәткә китерерсез дигән өметтә калабыз. Аннан килеп, бу йортта яшәүчеләр бакча утырта алмый яфалана икән. Без шулай да аларны тынычландырып, түтәлләр каера торырга киңәш бирдек - яшелчә-җиләк-җимеш  өлгергәнче, әле дә тураер ул койма.  Сүз уңаеннан, аны инде май бәйрәмнәреннән соң ук эшләп куябыз дип ышандырдылар безне. Хәлне күзәтеп барыйк - эш бетү белән фотодәлил урнаштырырбыз! 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев