Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Сәфәр балалар бакчасында «Юл кагыйдәләрен беләсенме?» дип исемләнгән гаилә викторинасы үткәрелде

Актаныш районының белем бирү оешмалары юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча профилактик чаралар үткәрүләрен дәвам итәләр. 

Юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан, "Сәфәр балалар бакчасы"нда тәрбияләнүче балалар һәм ата-аналары арасында «Юл кагыйдәләрен беләсенме?» дип исемләнгән гаилә викторинасы үткәрелде. Тәрбиячеләр ата-аналарны һәм балаларны 2 төркемгә бүлеп, бердәм рәвештә юл хәрәкәте кагыйдәләрен тематикасына белемнәрен сынадылар. Чара ахырында "Юл хәрәкәте иминлеге" Актаныш районындагы профилактика бүлеге җитәкчесе Л.М.Фазлиева чараны оештыручыларга рәхмәт белдерде, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында тагын бер кат исләренә төшерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев