Актаныш

Сәфәрдә су булачакмы?

Җәйге челләдә кинәт югалган суга аптыраган юк иде инде, әмма кышка кереп барганда, Иске Сәфәр авылыннан: “Су юк! Атналар буе сусыз тилмерәбез! Үзебезгә генә түгел, малга да эчерергә кирәк бит!..” – дигән хәбәр кергәч, барып карарга булдык. Ни хикмәттер, бер урамдагы күрше ике йортның берсендә су бар, икенчесе суга тилмерә.

–Җәй башыннан су безгә килми инде. Акчасын сорыйлар, сорагач бирәбез инде, кая барасың. Үзем генә яшим. Ярый әле коем бар, шуннан алыштырам. Күршеләр дә шуннан ташый. Балалар кайтканда чишмәдән алып кайталар, – ди суга интеккән урамда яшәүче Роза апа Салихова. 

Кое суының сыйфаты һәм, гомумән, эчәргә яраклыгын тикшертү-тикшертмәү хакында сорагач, “Тикшерткән юк. Эчмим мин аны, савыт-саба юарга гына алам, тимер тәме килә бит аннан”, – дип җаваплады. Тимер тәме килгәнен каян белгәнен сорап тормадык, сүзенә ышандык апаның. 

Аның каршында гына яшәүче ихатада күпләп мал асрыйлар икән. Роза апа белән сөйләшеп торганда гына уллары, элеккечә, чанага бидон куеп, шуның белән самокат рәвешендә кулланып, ерак булмаган күршеләренә җәһәт кенә 2-3 тапкыр суга барып килергә өлгерде. “Сездә дә су юк әллә? Ник кирәк шул чаклы су?” дигән сорауга йортның хуҗабикәсе теләр-теләмәс кенә:
– Ник су булмасын, су бар. Алып куябыз. Бездә бар да яхшы. Сорамагыз бернәрсә дә, барыбер сөйләмим. Җитә, җитә. Үзебезгә дә, малларга да, – дип тизрәк озату ягын карады. Әллә зарланасы килмәде, әллә, чыннан да, бар да яхшы. Әмма ишегалдында су килеп торганда, 5 минут саен чана өстерәп күршегә йөрү генә бераз сәеррәк тоелды. Хәер, күрше хакы – Аллаһ хакы, ни булмас?  

Алардан ике өй ераклыгында яшәп яткан күршеләрендә су исә рәхәтләнеп ага. Баксаң, инде күптәннән су юлына насос куйдырганнар икән. Шул коткара, күрәсең. Ә насосның ихтыяҗын күрмәгәннәргә суның физика кануннарына буйсынып өскә менгәнен генә көтеп ятасы кала. Тик насос кую да тора-бара сусызлыктан арындыра алмас. Иске Сәфәрдә су линиясе шактый таушалган. 

– Су юлы салынганга 40 еллап чамасы узгандыр инде. Бер җирендә тимер, бер җирендә капрон торба. Әле менә “СуГаз” оешмасының егетләре авылның төрле очында су линиясендә төзекләндерү эшләре алып барды. Бүген дә менә бәреп чыккан урынны ямаштырабыз. Бер җирдә ямыйсың, икенче җирдә бәреп чыга. Торбаларга яртылаш ләм утырган, кайбер җирдә томаланып беткән дисәң дә була. Инде узган ел ямаштырып чыккан идек. Басым аз гына арттымы – бәреп чыга. Без “Чиста су” программасында катнашып, 5 километрга якын су линияләрен тулысы белән яңарткан идек. Әле алар тоташтырылмаган. Алдагы елда тагын 3 километр су юлын алыштырасы бар, - ди Иске Сәфәр җирлеге башлыгы Гөлнара Сәйфетдинова.
   
Ул көн дәвамында төзекләндерү эшләре алып барган егетләр янында үзе дә кайнаша. Салкын, инде туңып барган җирне актарып су бәреп чыккан урыннарны эзләп көн үткән. 

Авыл халкы да бу күренешкә күнегеп бара инде. “Була ул... 1-2 көн булмый тора да, тагын ага башлый инде”, дип сөйләнә. Әмма кайвакыт бу сусызлык 1-2 атнага да сузыла. Андый очракта нишләргә? 

Бәйрәм ялларында, Иске Сәфәрдән, “Рәхмәт сезгә! Ниһаять, су килә башлады! Ярый әле килеп киттегез!” – дигән җылы хәбәрләр керде. Рәхмәтен безгә түгел, салкында тездән бозлы суда торба ямап йөргән егетләргә әйтергә кирәк. Алар булганда, авылда су да, газ да, ут та өзелмәс. Исән-сау булсыннар.  

Ә әлеге язма дөнья күрергә торганда тагын борчулы хәбәр килеп иреште. “Сәфәрдә су бәйрәме озак бармады. Ике көн акты да, менә тагын туктады” дип зарланып җибәргән бер агай.  Иске  Сәфәрдә су булсын дип телевидение хезмәткәрләрен пропискага кертсәк кенә инде. Әлбәттә, монысы шаярту. Әлеге вазгыятькә ачыклык кертү нияте белән янә Иске Сәфәр җирлеге башлыгы Гөлнара Сәйфетдиновага хәбәргә чыктык.
– Инде аптыраган. Иртәгә “Теплосервис” оешмасы ярдәме белән су башнясын тикшереп карарга булдык. Бәлки, анда берәр җирдә тыгылып ятадыр, – дип җавап бирде ул. 

Бу мәсъәләгә ачыклык керү белән без дә хәбәр итәрбез. Ә әлегә “Сәфәрдә су булачакмы?” дигән сорау җавапсыз калды.  
 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: