Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

СӘГАТЬ КЕНӘ ДИМӘ: ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге һәрвакыт ярдәм итәргә әзер

Алтын сәгатьне ул яратып йөргән кызына бүләк иткән. Ике ай файдаланганнан соң ук сәгатьнең арткы капкачы кубып төшкән.

Бүген кул сәгате белән инде беркемне дә шаккатырып булмый. Хәтта ки бик кыйммәтле һәм затлысы белән дә. Билгеле бер бурычны үтәүче әйбер генә түгел ул чөнки. Кул сәгате – кешенең индивидуальлеген, имиджын, кәеф-рухын калку итеп күрсәтүче әйбер дә. Иң элек ювелир әйберләре кебек бикк ечкенә һәм бик нәфис хатын-кыз сәгатьләре барлыкка килеп, башкаларына юл ярган.


Кулланучыбыз ювелир салоныннан нәкъ менә шундый – 585 пробалы "Ника" маркасындагы алтын кул сәгате сатып алган да инде. Товарның гарантиясе бер ел булган. Сәгатьне ул яратып йөргән кызына бүләк иткән. Ике ай файдаланганнан соң ук сәгатьнең арткы капкачы кубып төшкән. Кулланучы, озак уйлап тормастан, кимчелекләрне юкка чыгару өчен салонга мөрәҗәгать иткән.

Бүләк итеп бирелгәнлектән, кыз анны ремонтлатырга карар кылган. Сәгать ике ай буе икенче бер шәһәрдә ремонта яткан. Әмма ремонттан соң да озак куандырмаган – ике айдан аз гына күбрәк эшләгәч, тагын ватылган. Бу юлы инде башка кимчелеге барлыкка килгән – “заводкасы” эшләми башлаган, сәгать угы кыйшайган.


Аптыраганнан, кулланучы, киңәш-табыш сорау өчен, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә мөрәҗәгать итте. Бүлек белгече аңа претензия хатын язуга ярдәм итте: хата сәгатьне шундый ук "Ника" маркасына алыштыру һәм экспертиза үткәрү таләбе куелды. Әмма хосусый эшмәкәр сатып алучының таләбен санга сукмыйча, сәгатькә 45 көн дәвамында ремонт ясап маташты.


Сатып алучыга янә претензия хаты язуга ярдәм кулы сузылды – бу юлы инде экспертиза үткәрү срогын бозу җәһәтеннән.


Шуннан сатучы һәм сатып алучы, килеп туган хәл буенча бәхәсле мәсьәләләрнең очына чыгу өчен, очрашып күрешергә теләк белдерде. Шушы максаттан, бүлек белгечләре хосусый эшмәкәргә “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының төпнигезләмәләрен, РФ Хөкүмәтенең №55 карары белән расланганТоварларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен аңлату өчен ювелир салонына юл тотты. 


Белгечләребез тарафыннан үткәрелгән эш нәтиҗәсендә сатучы кулланучы сәгатен шундый ук "Ника" маркасындагы башкасына алыштырды. Алтын сәгатьле кыз, ниһаять, канәгать калып, бүлек белгечләренә рәхмәт белдерде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев