Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Сәгыйть Мөхәммәдиевкә 90 яшь тулды

Иске Богады авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Сәгыйть Мөхәммәдиевкә 90 яшь тулды. Шул уңайдан район Советының аппарат җитәкчесе Айдар Хәев Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм район башлыгының бүләген тапшырды. Заманында озак еллар "Коммунизмга" (хәзерге "Тамыр") хуҗалыгында төрле җаваплы вазифалар башкарган юбилярны тәбрикләп, Иске Богады авыл башлыгы Рамил...

Иске Богады авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Сәгыйть Мөхәммәдиевкә 90 яшь тулды.
Шул уңайдан район Советының аппарат җитәкчесе Айдар Хәев Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм район башлыгының бүләген тапшырды.
Заманында озак еллар "Коммунизмга" (хәзерге "Тамыр") хуҗалыгында төрле җаваплы вазифалар башкарган юбилярны тәбрикләп, Иске Богады авыл башлыгы Рамил Әмиров, "Тамыр" хуҗалыгы җитәкчесе урынбасары Рафил Галиев аңа җылы юрганнар бүләк иттеләр.
Әтиләренең бәйрәм шатлыгын уртаклашырга барлык балалары да җыелып кайтканнар иде.
Актаныш телевидениесе журналисты Ләйсән Газизова "Актаныш" дигән язулы кепка бүләк итеп, ветеранны яшьлегенә кайтарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев