Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Шат күңелле, тынгысыз Сәхия апа

Актанышта яшәүче тыл ветераны Сәхия Вәлиханова 7 апрель көнне 90 яшьлек юбилеен каршылады. Бу көнне аларның өеннән кеше өзелеп тормады. Кадерле кунаклар арасында район Советының аппарат җитәкчесе Айдар Хәев тә бар иде. Ул Россия Президенты Владимир Путинның котлау сүзләрен җиткерергә килде. Бер үк вакытта район башлыгы Фаил Камаев исеменнән юбилярны...

Актанышта яшәүче тыл ветераны Сәхия Вәлиханова 7 апрель көнне 90 яшьлек юбилеен каршылады. Бу көнне аларның өеннән кеше өзелеп тормады. Кадерле кунаклар арасында район Советының аппарат җитәкчесе Айдар Хәев тә бар иде. Ул Россия Президенты Владимир Путинның котлау сүзләрен җиткерергә килде. Бер үк вакытта район башлыгы Фаил Камаев исеменнән юбилярны котлап, бүләкләр дә тапшырды, иң ихлас теләкләрен җиткерде.
Сәхия апаның әнисе - 95, әтисе 92 яшенә кадәр яшәгән. Озын гомер серен ул хәрәкәтчән, шат күңелле булудан һәм табигый ризык кына ашап яшәүдән дип саный.
- Бик шаян идем, бер урында тик торырга яратмадым. Менә инсульт белән авырып киткәч кенә, сүзләрем тотлыгып чыга башлады, - ди Сәхия апа.
Такталачык авылында туып үскән ул. 1949 елда Шәмсегали Гарифҗанов белән өйләнешкәч тә, шунда яшиләр. Ләкин бер-берсенә терәк булырга, иңгә-иң куеп бергә озак гомер итәргә генә язмаган. Ире каты авырудан бик иртә дөнья куя. Бер яшьлек уллары да үлеп китә. Шулай итеп, Сәхия Вәлиханова яшьтән үк берүзе кала. Тик туганнары аңа ялгызлык хисен сиздерми. Аралашып тору туганлык җепләрен ныгыта гына. Менә 90 яшен каршылаганда да аның бер бүлмәле фатирыннан туганнары, дуслары өзелеп тормады.
Бергә җыелган чакларда балалык, яшьлек елларын искә төшереп утырырга яраталар.
Сәхия Вәлихан кызының хәтер йомгагы сугыш вакытына барып тоташа:
- Җиденче сыйныфны укып бетергәндә илдә сугыш чыкты. Дөньябызга өелеп авырлыклар килде. Сугыш башланган елны өебез янды, мунча да юк, лапаста яшәп калдык. Свердловск өлкәсенә урман кисәргә җибәрделәр. Ике-өч кыз качып диярлек авылга кайтып киттек. Хәер сораша-сораша, 3 тәүлек буе юлда булдык. Авылда авыр эш җилкәбездән төшмәде. Көз көннәрендә чытыр арба белән урманнан агач ташыдык. Ачлыкны күп күрдек, кияргә кием булмады. Черегән бәрәңге, үлән ашап исән калдык.
Якын кешесен югалту аңа да килеп кагыла. 1944 елда бертуган абыйсының сугыш кырында һәлак булуы турында хәбәр килеп ирешә.
- Күпне күрдем. Җан асраулар бик авыр иде. Такталачыкта алама гына бер өйдә яшәдек. Ул да үзебезнеке түгел, кешенеке иде. Хәзерге тормышымнан бик канәгать. Пенсияне вакытында биреп баралар. Тик шунысы гына аяныч: балалар бәхете күрергә язмаган миңа. Бала үстерү сөенечен татырга туры килмәде.
Сәхия Вәлихан кызы сугыштан соң Куйбышев өлкәсенә, тимер юлчылар бригадасына барып эләгә. Монда һәрвакыт алдынгы эшче санала, медальләр белән бүләкләнә. Нәзек җилкәләрендә күтәреп, ирләр көче соралган шул эшне 18 ел буе башкарырга туры килгән аңа. Туган якларына кайтып, Актанышка күчеп килгәч тә, ирләр хезмәтенә алынудан куркып калмый. Төзелешкә эшкә урнаша, шуннан лаеклы ялга чыга.
Тормыштан артта калырга яратмый торган зат бүген дә ил-көн вакыйгалары белән кызыксынып тора: телевизор карый, район газетасын укый. Тәрәзә төбендәге гөлләренә сулар сипкәндә дә көн яктысын күреп сөенә, урамнан йөреп кергәндә дә тәнендә ару-талу тоймый. Бүгенге яшьләргә бәхетле тормыш сорап теләкләр дә тели:
- Дөньялар имин торсын, сугышлар булмасын, яшьләр гаилә корып, тигезлектә яшәсеннәр, балалар тәрбияләп үстерсеннәр.
Мәшгүдә ГАРИПОВА (Актанышбаш авылыннан):
- Сәхия апаның әтисе белән минем әбекәй бертуган. Бик яратабыз Сәхия апаны. Безнең өчен ул бик әйбәт, ярдәмчел булды. Балалар үстергәндә дә аның ярдәмен күп күрдем. Хәзер үзем аңа булышам, мин дә олыгайдым инде - 79 яшьтә.
Салиха ӘХМӘТОВА (Актаныш авылыннан, 89 яшьтә):
- Минем тормыш иптәшемнең бабасы белән Сәхиянең әтисе бертуган. Иптәшемнең вафатына 20 ел булса да, туганлык җепләренең өзелгәне юк, һаман да аралашып яшибез. Туганны туган иткән, дуслыкның кадерен белгән шундый якын кешеләр барында тормыш кыенлыклары да онытыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев