Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Шаурма ясаучы ир-ат эш урынында тырнак кисеп утырган

Азык-төлек сата торган сәүдә ноктасы хезмәткәре аякларын юганны шаһитлар видеога төшереп алган.

Башкортстанда шаурма ясаучы ир-атны видеога төшереп алганнар. Ул эш урынында аякларын юган, аннары тырнакларын кискән. Бу кадрларны «Башкортстан» телевидениесе күрсәтте.

Вакыйга Салават шәһәрендә булган. Бер гипермаркет янындагы сәүдә ноктасында эш урынында тырнак кисеп, аяк юып утыручы ир-атны шаһитлар видеога төшергән. «Сатып алучылар, сак булыгыз, сәламәтлегегезгә зыян китерә күрмәгез», — дип яза социаль челтәр кулланучылар.

Реклама

Әлеге урыннан шаурма алып ашаучыларның сәламәтлеге, шундый гамәл кылган хезмәткәргә карата күрелгән гамәлләр турында әлегә хәбәр ителми.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев