Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Шәфкатьле шәфкать туташы

Рәилә Максутованың һәрвакыт яңалыкка омтылуы, эзләнүе соклану уята. Хезмәтенең башкалар өчен кирәкле булуы илһам чыганагы үзе өчен дә. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда да Рәиләнең тынгысызлыгы яңа башлангыч алды районда. Скандинавиячә йөрүче өлкәннәребез бик рәхмәтле үзенә. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшли башлавына да ун елдан артып киткән инде - медицина...

Рәилә Максутованың һәрвакыт яңалыкка омтылуы, эзләнүе соклану уята. Хезмәтенең башкалар өчен кирәкле булуы илһам чыганагы үзе өчен дә. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда да Рәиләнең тынгысызлыгы яңа башлангыч алды районда. Скандинавиячә йөрүче өлкәннәребез бик рәхмәтле үзенә.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшли башлавына да ун елдан артып киткән инде - медицина ярдәме күрсәтә ул. Көчен дә, вакытын да, җылы сүзен, күңел җылысын да бергә туплаган. Һәрвакыт кешеләргә ярдәмгә ашыга. Өлкәннәргә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызга ярдәм итүдә үзенең сыналган ысуллары, алымнары бар Рәилә Шәкүр кызының. Хезмәте кирәкле, үзе хөрмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев