Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Шәхес тәрбияләүче шәхес

Бар гомерен хезмәткә багышлаган, эшләү дәверендә зур ихтирам һәм хөрмәт казанган, башкалар белән уртак тел табучы мөхтәрәм затларны лаеклы ялга туктагач та онытмыйлар. Һәрвакыт, ул шулай иде, шулай дип әйтә иде, бу очракта ул нишләр иде икән дип, сагынып искә алалар. Җае чыккан саен хәлен белеп, киңәшләр сорыйлар. Язмам герое...

Бар гомерен хезмәткә багышлаган, эшләү дәверендә зур ихтирам һәм хөрмәт казанган, башкалар белән уртак тел табучы мөхтәрәм затларны лаеклы ялга туктагач та онытмыйлар. Һәрвакыт, ул шулай иде, шулай дип әйтә иде, бу очракта ул нишләр иде икән дип, сагынып искә алалар. Җае чыккан саен хәлен белеп, киңәшләр сорыйлар. Язмам герое Мәскүрә Авзалова - нәкъ шундый затларның берсе.
Декабрь аена аяк басуга безнең күңел яңа елны көтә башлый. Бөтерелеп-бөтерелеп яуган кар бөртекләренә карап, яңа елдан ниндидер шатлык, яңалык өмет итәбез. 1946 елның декабрь аен да Кәзкәй авылында гомер кичерүче Сәлимовлар гаиләсе нәкъ шундый хисләр белән каршы ала. Үзенең җиденче баласына йөкле булган Сабира апа сабыеның туар көннәрен саный. 10 декабрь. Гаиләне ишәйтеп, бәхетле авазларга күмеп, нәни кызчык дөньяга аваз сала. Заман абый белән Сабира апа энҗе бөртекләренә Мәскүрә дип исем куша. Бераздан тагын бер сабый дөньяга килә. Әнә шундый ишле, 8 балалы гаиләдә тәрбияләнә героем.
Сугыштан соңгы авыр еллар булса да, әти-әнисе балаларына дөрес тәрбия бирә ала. Үзләре колхоздан кайтып керә алмаган Заман абый белән Сабира апаның 8 бөртеге ышанычлы терәкләре, ярдәмчеләре дә була. Ихатадагы барлык эшне балалар җыйнаулашып башкара, шул ук вакытта уйнарга да, ял итәргә дә вакыт таба. Мәскүрәләре аеруча табиблы уйнарга ярата. Барлы-юклы уенчыкларын "дәвалый", уколлар ясый.
Авылларындагы сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, 1962 елда Минзәлә медицина училищесына укырга керә. 1966 елда кулына шәфкать туташы дипломы алган кыз хезмәт юлын район үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы буларак башлый.
Беренче тапкыр яңа гына дөньяга килгән сабыйны кулына алгач кичергән тойгыларын ничә еллар үтсә дә оныта алмый ул. Сабыйны сак кына кулына тотып, мең газаплар белән сират күпере кичкән әнигә биргәч, ананың рәхмәтле күзләрен күрүдән дә олырак бәхет юктыр кебек тоела аңа ул вакытта. Хастаханәдә 8 ел эшләү дәверендә бик күп әниләрнең бәхетле йөзләрен күрү насыйп була аңа. Әйе, Мәскүрә апага балалар белән эшләү ошый. 1974 елда ул "Ромашка" балалар бакчасына шәфкать туташы булып күчә. Биредә дә һәр көне сабыйларның сәламәтлеген кайгыртып үтә. Балалар өчен әзерләнәсе ризыкларның составын, менюны кат-кат күздән кичерә ул. Коллектив белән тиз арада уртак тел таба.
Мәктәпкәчә тәрбия бирү системасын тагын да ныграк белү ниятеннән, 1982 елда читтән торып Алабуга педагогия институтына укырга керә. Һәрвакыт алга карап эш итүче, оештыру сәләте көчле, башкаларны үз артыннан ияртә белгән Мәскүрә апаны 1984 елда "Ромашка" балалар бакчасына мөдир итеп билгелиләр. Биредә хезмәт кую дәверендә бакчаны алдынгы урыннарга чыгару өчен бар көчен куя ул. Тәрбиячеләр белән дә, әти-әниләр белән дә уртак тел табып эш итә. Кечелекле, кешелекле булганы өчен яраталар, хөрмәт итәләр аны.
Актанышта балалар саны арту сәбәпле, район җитәкчелеге алдына тагын бер балалар бакчасы төзү бурычы килеп баса. Аны төзүгә күзәтчелек итү, артыннан йөрү хәстәрен җитәкчелек ышанып Мәскүрә апага тапшыра. Ә ул инде, үз чиратында, һәрвакыттагыча, бу эшкә бар җаны белән алына. Әлеге бакчада хезмәт куярга тиешле тәрбиячеләр, техник хезмәткәрләр белән бергәләп төзүчеләргә ярдәм итәләр. Соңгы ноктасына тикле шулар арасында кайнашалар. 1992 елда бакча "Алтынчәч" исеме белән ачыла. Мәскүрә апа биредә дә ныклы, бердәм коллектив туплый ала. Бәйрәмнәрдә биредә тәрбияләнүче балаларны, әти-әниләрен бергә җыеп кичәләр үткәрү, коллективта хезмәт куючыларны бәйрәмнәрдә гаиләләре белән бергә чакырып аралаштыру, дуслаштыру Мәскүрә апаның иң яраткан шөгыльләренең берсе була. Шулай итеп, гаиләләр бер-берсе белән якыннан аралаша, дуслаша. Биредән эштән киткәч тә элемтәләрне югалтмый.
Иртән эш көне бакчадагы һәркем белән исәнләшүдән, хәлләрен белешүдән башлана аның. Олысы-кечесе белән бердәй мөгамәләдә була белгән бакча мөдире килеп туган проблемаларны, авырлыкларны артык зурга җибәрмичә хәл итә. Шуңа да "Алтынчәч" балалар бакчасы да райондагы башка бакчалардан калышмый, тиз арада алдынгы урыннарга чыга. 2001 елга тикле, лаеклы ялга туктаганчы намуслы хезмәтен куйган Мәскүрә Заман кызының хезмәтләре җитәкчелек тарафыннан хаклы бәяләнә. Район мәгариф бүлегенең, район башлыгының, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының күп сандагы Мактау кәгазьләре, "Халык мәгарифе отличнигы" исеме шул хакта сөйли. Төп вазифасыннан тыш, район Советы депутаты да булып тора ул. Районның социаль һәм икътисади үсешенә саллы өлешен кертә.
Мәскүрә апа хатын-кыз буларак та күпләргә үрнәк итеп куярлык. 1968 елда Актаныш егете Алекс Авзалов белән гаилә корып, ике балага гомер бирәләр. Аларның үсүләренә куанып гомер иткәндә, 1981 елда Алекс абый юл һәлакәтендә вафат була. 13 кенә ел бергә яшәп калган арка терәген югалту Мәскүрә апага аяз көнне яшен суккандай тәэсир итә. Уртак хыяллар, максатлар һавада асылынып калгандай була. Ләкин ике сабые хакына үзендә алга таба яшәүгә, сынмаска, сыгылмаска көч таба ул. Бар көчен ике сабыен аякка бастыруга, яраткан хезмәтенә багышлый. Инде балалары үсеп буйга җитте. Улы Радислав хәрби белем ала. Бүгенге көндә Актаныш кадет мәктәбендә балаларга хәрби белем бирүдә көчен кызганмый. Кызы Айгөл республика клиник хастаханәсендә хисапчы булып эшли. Икесенең дә гаиләләре бар. Мәскүрә апа бүгенге көндә дүрт оныгына кадерле дәү әни.
- Әни безнең өчен әни дә, әти дә булды. Без аңа нык рәхмәтле. Безгә дөрес тәрбия биреп, тормышта үз урыныбызны табарга ярдәм итте. Хәзер безнең балаларны тәрбияләүдә булыша. Әнигә саулык-сәламәтлек, озын гомер, гел янәшәбездә булуын телибез, - ди Радислав.
Шушы көннәрдә Мәскүрә Заман кызы үзенең 70 яшьлек юбилеен каршы ала. Балалары, туганнары, дуслары, элекке хезмәттәшләре - барысы да үзен гомер бәйрәме белән тәбрик итеп изге теләкләрен юллый. Без дә ул ихлас теләкләргә кушылып, Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхетле гомер көзләре телибез. Хезмәт юлыгызда куйган тырышлыкларыгыз Сезгә хөрмәт булып әйләнеп кайтсын, Мәскүрә апа.
Фәндилә Мирзаһитова, хезмәттәше:
- Мәскүрә Заман кызы турында нинди генә уңай фикерләр әйтсәң дә, аз булыр кебек. Язмыш аның алдына зур сынау куйса да, ул аны җиңеп чыга алды. Оештыру осталыгы зур булуын, эшен тиешенчә төгәл һәм сыйфатлы башкаруын исәпкә алып, мәгариф идарәсе аны яңа ачылган "Алтынчәч" балалар бакчасына мөдир итеп билгеләде. Кешегә каты бәрелмәве, әти-әниләр белән дә, хезмәттәшләре белән дә уртак тел табуы нәтиҗәсендә зур хөрмәт һәм абруй казанган ханым ул. Ул эшләгән елларда "Алтынчәч" балалар бакчасында беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевнең, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрларының кунак булуы да бу бакчаның абруе хакында сөйли. Мәскүрә Заман кызын юбилее уңаеннан ихлас күңелдән котлыйм. Сәламәтлек, бәхетле тормыш телим.
Луиза Исламова, дусты:
- Мин 1977 елда "Ромашка" балалар бакчасында эшкә килгәндә Мәскүрә апа анда шәфкать туташы иде. Аның миңа иң ошаган сыйфаты - һәрбер балага якын килеп, аларның телен белеп сөйләшүе иде. Ул хәзер дә һәр кеше белән шулай ягымлы итеп, тәмле телен кызганмыйча сөйләшә. Бу сыйфат һәркемгә дә бирелми. Бакча мөдире булып эшләгәндә дә аның мәрхәмәтле, киң күңелле булуына соклана идек. Коллектив дус, тату булды. Аннан ул "Алтынчәч" балалар бакчасына күчте, мин коллективны ташлап китә алмадым. Ләкин элемтәләрне өзмәдек. Мәскүрә апа күп кайгылар күрсә дә, сынмады, сыгылмады. Лаеклы ялга туктагач та, хуҗалык эшләре буенча мөдир Нәзирә апа, мин, Мәскүрә апа, аралашуны дәвам итеп, бүген дә хәлләребезне белешеп торабыз, кунакларга йөрешәбез. Киләчәктә дә шулай дус-тату булып гомер итәргә язсын.
Елизавета Шакирҗанова, "Алтынчәч" балалар бакчасы шәфкать туташы:
- Мәскүрә апа җитәкчелегендәге икенче балалар бакчасына эшкә килгәндә миңа 25 яшь кенә иде әле. Яшьләргә дә, өлкәннәргә дә ихтирам белән караучы гадел җитәкче булды Мәскүрә Заман кызы. "Алтынчәч" балалар бакчасын ачуда зур тырышлыгын куйды ул. Без дә, җитәкчебездән калмыйк дип, бу бакчага килдек. Мәскүрә апа җитәкчелегендә барысы 19 ел эшләгәнмен икән. Мәскүрә Заман кызының акыллы киңәшләре бу авыр заманда югалып калмаска этәргеч булды.
Без аны юбилее белән котлыйбыз, тыныч картлык телибез. Балаларының, оныкларының игелеген күреп, озын-озак яшәсен иде.
Кадрия Әдһәмова, "Алтынчәч" балалар бакчасы тәрбиячесе:
- Ул безне - ул вакыттагы яшьләрне акны карадан аерырга да, һәр эшнең нечкәлекләренә дә, шул ук вакытта тормышны танырга да һич авырсынмыйча өйрәтте. Иртәгәге көнгә ышаныч уятучы игелекле, абруйлы киңәшче итеп искә төшерәбез аны һаман да. Мәскүрә апа! Ходай Тәгалә Сезнең бүгенге бәхетегезгә өстәп сәламәтлек бирсен. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр һәм бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез.
Илһамия Шагалиева, "Алтынчәч" балалар бакчасы кече тәрбиячесе:
- Мәскүрә апа җылы мөгамәләле, киң күңелле, хәстәрлекле җитәкче булды. Күрешеп, эш турында сүз башлаганчы, гаиләдәге хәлләрне сорап, күңелне күтәрә белде. Олы җанлы, тормышчан, төпле акыллы, һәрвакыт ярдәмгә, киңәшкә әзер кеше ул.
Мәскүрә Замановна! Юбилеегыз белән котлап, алдагы гомер юлларыгызны шулай ук сау-сәламәт, күтәренке кәефле булып, туган-тумачаларыгыз, якыннарыгыз белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын сезгә, дип телим.
Дәлия Минһаҗева, элекке хезмәттәше:
- "Алтынчәч" балалар бакчасы ачылгач, мин анда пешекче булып эшли башладым. Мәскүрә апа һәр көн иртән, безнең янга кереп, балаларның сәламәтлеге кухнядан башлана дип, эшчәнлегебезне карап, тикшереп чыга иде. Азык сыйфатын һәрдаим күзәтүдә тотты. Ризыкның тәмен, сыйфатын белмичә, балаларга бирдертмәде. Таләпчән һәм җаваплы булуы белән олы хөрмәткә ия шәхес ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев