Актаныш

Шәхси йорт яннары да балкып торсын

Тирә-якны җыештыру, төзекләндерү һәм яшелләндерү икеайлыгы дәвам итә. Көннәр дә җылытты. Хезмәт коллективлары оешма яннарын тәртипкә китерү буенча өмәләрне башлап җибәрде. Шәхси йорт яннарында да хәрәкәт күренә. Май бәйрәмнәренә кадәр җыештырасын җыештырып, ныгытасын ныгытып бетерәсе бар. Аннары инде бакча эшләре көтә. Кыскасы, мәшәкатьле дә, кызыклы да чорга аяк бастык. Актаныш...

Тирә-якны җыештыру, төзекләндерү һәм яшелләндерү икеайлыгы дәвам итә. Көннәр дә җылытты. Хезмәт коллективлары оешма яннарын тәртипкә китерү буенча өмәләрне башлап җибәрде. Шәхси йорт яннарында да хәрәкәт күренә. Май бәйрәмнәренә кадәр җыештырасын җыештырып, ныгытасын ныгытып бетерәсе бар. Аннары инде бакча эшләре көтә. Кыскасы, мәшәкатьле дә, кызыклы да чорга аяк бастык. Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Тимеровның шул уңайдан халыкка җиткерәсе фикерләре дә бар.
- Тирә-якны чистарту өмәләре үткәрү берничә дистә еллар элек гадәткә кергән, бу көнне һәркем үзе яшәгән, эшләгән территорияне җыештырырга чыга. Шушы гади генә, әмма бик кирәкле гамәл ишегалларын, йорт яны мәйданчыкларын, оешмаларга беркетелгән территорияләрне кыш буена җыелган чүп-чардан чистартырга ярдәм итә. Хөрмәтле райондашлар, быел да санитар-чисталык икеайлыгында актив катнашырсыз, зират өмәләрен җанландырып, җирлегебезне төзү-төзекләндерүдә үзегезнең өлешегезне кертерсез дигән ышанычта калам. Һәркайсыбызда "минем дә өлешем керде бит моңа, карагыз - ничек чиста һәм матур булган", - дигән горурлык хисе тусын иде.
Һәр торак пунктның төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча эшли торган үз кагыйдәләре бар. Алар җирле үзидарә турындагы федераль законга нигезләнеп кабул ителә, һәм менә шул кагыйдәләрдә нәрсә эшләргә ярый, нәрсә ярамый икәнлеге күрсәтелә.
- Нәрсә ярамый?
- Билгеле ки, теләсә кая чүп түгү, этләрне бәйсез йөртү, машиналарны газоннарга кую, аларны чишмә яннарында юу кебек тыелган гамәлләр турында һәркем белә. Шулай ук юлларга, тротуарларга, газоннарга һәм шәхси йорт яннарына төзелеш материаллары, конструкция детальләре куярга, җир эшләре башкарганда балчык өеп тотарга ярамый. Тик бу кагыйдәләрне бар кеше дә бердәй үтәми. Әледән-әле хуҗалыкларның капка төпләрендә төзелеш материаллары тоту фактлары ачыкланып тора. Үзләренең каралты-кураларын, йорт яннарын бик матур итеп карап, төзекләндереп торучылар белән беррәттән, авышкан коймаларын да төзекләндермичә, капка-коймаларны буяу дигән әйберне белмичә яшәүчеләр дә бар арабызда. Җимерелгән, буялмаган коймалар, жирлегебезнең төзү-төзекләндерү программасы буенча, хуҗаларын шулай ук административ җаваплылык каршына куя.
Кайберәүләрнең йортлары янында күп еллар буена төзелеш материаллары җәелеп ята, ә бу урамнарны ямьсезли. Дөрес, төзелеш барганда материал сакламыйча булмый, бу очракта төзелеш материаллары куеп торуга, билгеле вакытка, авыл җирлеге Советыннан рөхсәт алырга кирәк. Кайбер райондашларыбыз төзекләндерү-яшелләндерү кагыйдәләрен бозып, киселгән олы агач-кураларны урамнарда торган контейнерлар янына чыгарып аударалар. Бу хәл бер генә тапкыр түгел, даими кабатланып, шул тирәдә яшәүчеләргә һәм контейнерларны түгүче полигон эшчеләренә еш кына кыенлыклар тудыра. Бакчалардан чыккан чүпләрне түгүнең үз
кагыйдәләре бар. Һәркем бу таләпләрне үтәргә бурычлы.
- Актанышта җир мәйданнары авыллардагы белән чагыштырганда бик зур түгел. Ишегаллары да кысан, ә шәхси йөк автомашиналары арта тора. Аларны урамда калдыру да ярамыймы?
- "Ишегалдыбыз бәләкәй, башка җирдәге саклау урынына илтсәк, запчастьләре югала, шуңа күрә, кая куйыйк соң?" - дип сораучыларның сүзләрендә дә хаклык бар. Шулай да, кабул ителгән кануннарны үтәү шарт. Йөк машиналары һәм аларның арбалары урам якта сакланырга тиеш түгел. Әлбәттә, аларны урнаштыру мәсьәләсен хәл итеп бетерергә кирәк.
- Күпфатирлы йорт яннарындагы машина юллары, тротуарлар хәзерге "машина заманы"н алдан күзаллап салынмаган шикелле, кысанлык йөрергә комачаулаган чаклар да була.
- Күпфатирлы йортларның ишегалларына куелган җиңел машиналар, дөрестән дә, күпфатирлы йортларда яшәүчеләрдә зур ризасызлык тудыра. Кешеләрдән: "Атлап йөрергә дә урын калдырмыйлар", "Пандус янына куеп, бала һәм инвалид коляскаларына комачаулык тудыралар", "Ашыгыч ярдәм" кебек махсус машиналарга туктар урын юк" дигән зарлану сүзләрен көннән-көн ешрак ишетергә туры килә. Чыннан да, машиналарны тротуарларга, хәтта газоннарга кую очраклары күбәйде, кышын алар кар
чистартырга комачаулык тудыралар, сигналларын кычкыртып, йортларда яшәүчеләрнең тынычлыгын бозалар. Бу гамәлләрнең дә тәртип бозуга керүен онытмасагыз иде.
- Актаныш урамнарында йөрүче йорт хайваннарын да күрергә туры килә.
- Йорт хайваннарын һәм кошларны билгеләнмәгән урыннарда йөртү, күпфатирлы йорт тирәләренә, скверларга чыгару катгый тыела. Әлеге кагыйдәләрне бозган гражданнарга карата беркетмә төзелә, һәм район административ комиссиясе тарафыннан штраф билгеләнә.
- Сез - административ комиссия әгъзасы. Аның эшчәнлеге әле дә дәвам итәме? Комиссия утырышына чакырылучыларга ниндирәк киңәш бирер идегез?
- Районда административ комиссия быел да эшли. Аның эше административ хокук бозуларны кисәтү, профилактика үткәрү, аларның сәбәбен һәм шартын ачыклаудан гыйбарәт. Гадәттә, тәртип бозучылар: "Без бу турыда беренче тапкыр гына ишетәбез", - дип акланырга тырыша. Әмма законны белмәү җаваплылыктан беркемне дә азат итми.
Безнең максат кемгәдер штраф түләтү түгел, ә районның чисталыгын, төзеклеген тәэмин итү, бердәм кагыйдәләргә буйсынып яшәргә өйрәтү. Кешеләр дә моны аңласын, кисәтү ясауга ук җитешсезлекләрен төзәтсеннәр иде.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: