Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Сәхнә түрендә туган нигез – йөз аклыгы, ил ныклыгы, нәсел затлылыгы

Күңелләребезне яз, табигатьнең уянуы, яшәү яме белән бәйләүче язның тәүге бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне районыбызда быел зур хөрмәт, ихлас ярату белән билгеләп үтелде. Бәйрәм чаралары район халкын бер гаиләгә берләштерде. Район мәдәният йортында татар авылының күренекле йорты кунаклар кабул итте. Мәртәбәле кунаклар - кызлар, апалар, әниләр, ак әбиләрне яшь...

Күңелләребезне яз, табигатьнең уянуы, яшәү яме белән бәйләүче язның тәүге бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне районыбызда быел зур хөрмәт, ихлас ярату белән билгеләп үтелде. Бәйрәм чаралары район халкын бер гаиләгә берләштерде. Район мәдәният йортында татар авылының күренекле йорты кунаклар кабул итте.
Мәртәбәле кунаклар - кызлар, апалар, әниләр, ак әбиләрне яшь киленнәребез ишектән үк якты йөз, тәмле сүз белән каршы алып, һәр кунакка йортның бәрәкәтен, күңелнең сафлыгын, ил-көннең тынычлыгын саклаучы Коръән аятьләре язылган китаплар бүләк иттеләр.
Фойеда "Әнкәм йорты" милли күргәзмәсе эшләде. "Ак калфак" оешмасы җирлекләребездәге аш-су осталарының бизәкләп эшләгән чәкчәкләрен тәкъдим итте. Чигүле мендәрләр, япмалар, сөлгеләр дә өйнең түрендә урын алган - уңган хатын-кызларыбыз борынгы чигү үрнәкләрен күрсәтте. Җиде буын бәйләнешен чагылдыручы шәҗәрә дә өй күрке. "Әбиемнең күңел сандыгы" этночыгышын Кәзкәй мәдәният хезмәткәрләре тәкъдим итте. "Әнием - күз нурым" рәсем күргәзмәсендә район үзәге балалар бакчасында йөрүче нәниләрнең рәсемнәре туплап бирелгән. Кыз-әни-дәү әнинең гаиләдә бергәләп тудырган гаилә җылысын төп йортка кунакка килгән тамашачы хатын-кызларыбыз хозурланып, сокланып карады. "Кунак бүлмәсе"нә дәшкәннән соң, аларның һәммәсен олы сәхнәдән йорт хуҗалары хөрмәтләп кайнар коймак, якты йөз, күркәм сүз белән каршы алды. Йортка фатиха кылынды.
Ныклы гаиләдә хәлиткеч, төп сүз - ир-ат сүзе. Кыз бала, Ана, Ак әби теләкләреннән соң, район башлыгы Фаил Камаев тантананы ачып, хатын-кызларыбызга ир-атларыбыз исеменнән бәйрәм теләкләрен ирештерде. Хатын-кызларыбызның гаиләдә, җәмгыятебездә, район тормышында куйган хезмәтләрен олы ихтирам һәм хөрмәт хисләре белән бәяләде Фаил Мисбах улы. Районның социаль-икътисади үсешендә эш яшендәге 8 меңнән артык хатын-кыз белгечләр төрле өлкәләрдә хезмәт куя бүген. Шуларның 800гә якыны авыл хуҗалыгында, шул ук санда мәгариф өлкәсендә, 414е сәламәтлек сагында, 155е мәдәният өлкәсендә хезмәт куя.
- Гүзәл затларыбыз, гаиләдә сез - безнең терәгебез, өйнең нурын, җылысын саклап, ирне хөрмәтләп яшисез. Балаларны әхлаклы, белемле итеп тәрбияләүдә, олыларны - олы, кечеләрне кече итеп, борынгыдан килгән гореф-гадәтләребезне белеп, милли йөзебезне аклап яшәүдә дә сезгә таянабыз. Җәмгыятебездә, хезмәт урыннарында да алыштыргысыз сез, һәммәсенә җитешәсез, безнең белән янәшә бар җаваплылыкны тигез күтәрәсез. Без сезне яратабыз, сезгә сокланабыз, киләчәктә дә шулай саф күңелле, олы йөрәкле, игелекле, шәфкатьле булып калыгыз! Кадерле булып яшәгез! Районның милли йөзен булдыруда, тәрбияле, әхлаклы, иманлы балалар тәрбияләүдә дә сез - безнең таянычыбыз! - диде ул һәм районның социаль-икътисади тормышында озак еллар нәтиҗәле хезмәт куючы хатын-кызларыбызга Мактау кәгазьләре, чәчәк бәйләмнәре тапшырды.
Хатын-кызларыбызга теләкләр гөлләмәсен дәвам итеп, хезмәтләрен хөрмәтләп, Рәхмәт хатлары тапшыруны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов, район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе
җитәкчесе Дәниф Харисов, район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Рөстәм Могътазиров, район ветераннар оешмасы җитәкчесе Нурулла Нурлыев дәвам итте.
Балаларыбызны тәрбияләүдә ата-ана, тәрбиячеләр, укытучылар бергәләп ирешкән уңышлар күмәк биюләрдә, ансамбль чыгышларында чагылыш тапты. "Ромашка" балалар бакчасының, сәнгать мәктәбенең "Тамчы" - вокаль, "Әтәчкәй" балалар бакчасы, гимназиянең "Ак нур", Актанышның 1нче мәктәбенең "Идел" бию ансамбльләре, балалар иҗат үзәгенең "Образ" бию студиясе соклангыч бәйрәм мизгелләре бүләк итте. Район мәдәният йорты сәнгатькәрләренең җырлары, "Агыйдел" дәүләт ансамбленең җыр-биюләре, район ветераннар оешмасы каршында эшләп килүче "Гәрәбә" клубының ирләр вокаль ансамбльләре чыгышлары да хатын-кызларыбызны, аналарыбызны хөрмәтләүдә, илаһи зат буларак сокланып, күркәм бәйрәм мизгелләре бүләк итүдә бай эчтәлекле, бик тә мәгънәви иде.
Хәл-әхвәл алмашып, күркәм гадәтләрне уртаклашып, аралашып яшәүдә район газетасы, җирле телевидение, радио хезмәткәрләре дә актив эшчәнлек алып бара. Бәйрәм кичәсе күренекле хатын-кызларыбыз турында телевидение хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән киносюжетлар белән тулыланды. "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте һәм "Актаныш таңнары" газетасы тарафыннан оештырылган бәйгедә җиңүче, иң күп газета-журналларга язылучы абунәче хатын-кызларыбыз Рәмилә Галиева (Киров), Луиза Зарипова (Кыркаентүбә), Лилия Шәйхетдинова (Күҗәкә авылы) "Татмедиа" АҖ бүләкләре һәм Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәгенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев