Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ШОФЁРЛАР КОЛАГЫНА: Электрон машина йөртү таныклыклары гамәлгә керә

Электрон машина йөртү таныклыкларының кайчан гамәлгә керәчәге билгеле булды.

Электрон машина йөртү таныклыклары 2020 елда ук гамәлгә керергә мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы ЮХИДИ идарәсе башлыгы Михаил Черниковка сылтама ясап хәбәр итә. 
 
Аның сүзләренчә, бер елдан соң машина йөртү һәм автомобильне теркәү турындагы та-ныклыкларны үзең белән алып йөрүнең кирәге калмаячак. «Электрон мәгълүматлар база-сы булмаганда, машина йөртү таныклыгы кешенең транспорт чарасы белән идарә итәргә хокуклы икәнлеген раслый иде. Хәзер исә моны мәгълүмати системалар ярдәмендә гамәлгә ашырырга мөмкин», - дип белдерде ул. 
 
Черников билгеләп үткәнчә, әлеге яңалык ялган документлар, шулай ук тышкы кыяфәтләре белән бер-берсенә охшаган машина йөртүчеләрнең бер үк таныклыкны кул-лануына бәйле очраклар белән көрәшергә ярдәм итәчәк. 

 

чыганак: http://www.vatantat.ru/index.php?pn=5157
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев