Актаныш

ШОФЁРЛАР КОЛАГЫНА: Машина йөртү таныклыгын кабат алу кыенлашты

Россиядә яңа кагыйдәләр үз көченә керде.

Хәзер имтихан тапшырасы булачак.


20 октябрьдән башлап Россиядә машина йөртү таныклыгын яңадан алу буенча кагыйдәләр үзгәрде. Бу турыда документ хокукый мәгълүмат интернет порталында чыкты. 


Автомобильче правасын - машина йөртү таныклыгын яңадан ясату өчен барлык штрафларын да түләп бетерергә тиеш. Шуннан соң ул юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан тапшыра. Имтиханны тапшыра алган очракта гына, машина йөртү таныклыгын кабат алып булачак. 


Әгәр исерек килеш рульгә утырган өчен мәхрүм иткән булсалар, таныклыкны кабат алу өчен медицина тикшеренүе дә узасы була. Машина йөртү таныклыгын теләсә кайсы ЮХИДИ идарәсендә алып булачак. Моның өчен мәхрүм ителү вакыты тәмамланырга 30 көн кала гариза язарга кирәк.
 

чыганак һәм фото: https://intertat.tatar/copayjavap/mashina-y-rt-tanyklygyn-kabat-alu-kyenmy/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: