Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ШОМЛАНДЫРГЫЧ ЯШӘЕШ: Исерек килеш янып үлсәң, җавапны кем бирер?

Андыйлар төркем белән көлгә әйләнмәс дигән гарантияне беркем дә бирә алмый. 

2019 елга аяк баскач,Актаныш районы территориясендә 9 янгын чыгу очрагы теркәлгән. Өч ай өчен артык күп кебек тоелмыймы, мөхтәрәм райондашлар?! 

Актаныш районында янгыннарны булдырмау, янгыннарда кеше гомерен саклап калу юнәлешендә максатчан эш алып барыла. Җаваплы оешмалар тарафыннан даими оештырылып килүче рейдлар моңа ачык мисал. Нәкъ шушы рейдлар вакытында ситуациянең ни дәрәҗәдә кискен торуы ачыклана да инде. Гомуми тырышлык белән район соңгы өч елда янгыннарда кеше үлемен киметүгә  ирешкән. Ләкин бүгенге көндә дә дары бочкасында утырган кебек яшәүчеләр шактый кала бирә. Алар, нигездә, тәртипсез тормыш алып баручы, эчкечелеккә бирелгән контингент. 

Спиртлы эчемлек кулланырга яратучы гражданнарның барсы да диярлек йорт эчендә тәмәке көйрәтергә күнеккән. Урын-җиргә ялгыш  төшкән бер ут кисәге нинди нәтиҗәләр китереп чыгарырга мөмкин икәнлеге хакында уйларга да куркыныч. Өстәвенә, хәмер кул-ланучылар күмәкләшеп бәйрәм итүне хуп күрә. Димәк, бу очракта янгын чыгу куркынычы да бермә-бер арта.  Адыйлар төркем белән көлгә әйләнмәс дигән гарантияне беркем дә бирә алмый. 

Реклама

Шуңа күрә дә мондый рейдлар вакытында бу контингент вәкилләренең яшәү-көнкүреше  аеруча игътибарга алына. Алар белән кискен сөйләшүләр алып барыла, инструктажлар үткәрелә. Тәртипсез тормыш рәвеше алып барулары белән аларның күрше-тирәләр өчен дә куркыныч тудыруы аңлатыла. 

Чынбарлыкка битараф булган, ваемсыз затларның яшәгән урыннарында кимчелекләре дә җитәрлек. Йортлардагы тузган, сафтан чыккан электр  челтәрләре аеруча зур борчу тудыра. Рейд вакытында гына янгын чыгардай итеп ялганган электр үткәргечләргә тап булдык. Йорт хуҗаларына бу кимчелекне кичекмәстән төзәтү бурычы куелды, алар кат-кат кисәтелде. Әмма авыл җирлеге башлыклары, җаваплы затлар мондый гражданнарга карата уяулыкларын югалтмасын иде. Битарафлык нәтиҗәсендә гомерләр өзелүгә юл куймыйк! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев