Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ШӘП ВИДЕО: Мәгариф министры “Мокамай”ны ЯТТАН сөйләде

1 июнь көнне "Бүләк" ял һәм сәламәтләндерү лагерына төрле төбәкләрдән 100 бала җыелды. Алар арасында Курган, Төмән, Самара, Әстерхан, Пермь, Саратов өлкәләреннән балалар бар. Шулай ук халыкара татар теле олимпиадасында җиңү яулаган балалаларга да бирегә килү бәхете елмайган. 4 июнь көнне лагерьнең беренче сменасын ачу тантанасы узды. Биредә Татарстан Республикасы...

1 июнь көнне "Бүләк" ял һәм сәламәтләндерү лагерына төрле төбәкләрдән 100 бала җыелды. Алар арасында Курган, Төмән, Самара, Әстерхан, Пермь, Саратов өлкәләреннән балалар бар. Шулай ук халыкара татар теле олимпиадасында җиңү яулаган балалаларга да бирегә килү бәхете елмайган.
4 июнь көнне лагерьнең беренче сменасын ачу тантанасы узды. Биредә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, министрлык белгечләре катнашты.
Лагерьне ачу тантанасы уңаеннан күрсәтелгән концерт программасы барышында балалар үз сәләтләрен күрсәтте - һәрберсе үзенең төбәгенә генә хас сөйләм үзенчәлеге белән концерт номерларын башкарды.
Кызлар-егетләр үзләренең һөнәрләрен күрсәтеп бетергәч Энгель Нәвап улы да түзмәде, сәхнәгә чыгып Һади Такташның "Мокамай" шигырен яттан сөйләде. Аның чыгышы балалар тарафыннан алкышларга күмелде. Шулай булгач ничек инде туган телне яратмыйсың да , Тукай, Такташ, Җәлил шигырьләрен өйрәнмисең ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


ШӘП ВИДЕО: Мәгариф министры “Мокамай”ны ЯТТАН  сөйләде

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев