Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Шәҗәрә – нәсел тамырыбыз

Нәселеңне белү, эзләү - барыбызның да изге бурычы. Нәселеңне белү - ул туганнар белән аралашу, аларның хәлен белеп тору дигән сүз. Ә инде бүгенге заман өчен бу бик тә актуаль. Үзәк китапханәнең уку залында "Илһамият" клубы уздырган "Шәҗәрә - киләчәккә тәрәзә" дигән кичәдә катнашып, күп мәгълүмат алдык. Нәрсә соң ул...

Нәселеңне белү, эзләү - барыбызның да изге бурычы. Нәселеңне белү - ул туганнар белән аралашу, аларның хәлен белеп тору дигән сүз. Ә инде бүгенге заман өчен бу бик тә актуаль. Үзәк китапханәнең уку залында "Илһамият" клубы уздырган "Шәҗәрә - киләчәккә тәрәзә" дигән кичәдә катнашып, күп мәгълүмат алдык.
Нәрсә соң ул шәҗәрә? Шәҗәрә ул - ата-бабалар исемлеге теркәлгән кулъязма истәлек. Милләтне саклап калу өчен һәр татарның шәҗәрәсен барлавы зарур.
Тормыш ыгы-зыгысыннан туктап,
Мәшәкатьләреңне ташла да,
Әй, туганым, үткәнеңә кара,
Анда синең нәселең башлана.
Шәҗәрәләр турындагы фән генеалогия дип атала. Дөньяның мәдәни яктан алга киткән илләрендә күп мең еллар элек билгеле булган. Ислам, христиан диннәренең изге китапларында да Адәм галәйһиссәләмнән башлап Мөхәммәд галәйһиссәләмнең дә легендар нәсел шәҗәрәләре урын алган.
Шәҗәрә төзүчеләргә ярдәм, беренче чиратта, нәсел агачын төзи башлаучыларга кирәк. Моның өчен кеше үзенең барлык туган-тумачаларын ата ягыннан аерым тикшереп, аларның туганлык бәйләнешләрен схемаларда күрсәтә белергә тиеш.
Шулай ук әни ягыннан шәҗәрә төзегәндә, аның әти-бабалары турында да мәгълүматлар шундый ук дәрәҗәдә кирәк. Моның өчен мәгълүматларны әби-бабайлардан, якын туган-тумачалардан сорашып җыйнарга мөмкин. Авыл җирендә яшәүчеләр үзләренең мәрхүм туганнары турындагы хәбәрләрне анда яшәгән күршеләреннән, авылдашларыннан да сорап яза ала.
Кичәдә Башкортстаннан тарихчы, шәҗәрә төзү буенча белгеч Нәзир Рәхимов, журналист Йосыф Хуҗин, районыбызның "Ак калфак" оешмасы вәкилләре, үзләренең нәсел шәҗәрәсен төзүчеләр, шәҗәрә тамырлары белән кызыксынучылар һәм Актаныш технология техникумы укучылары катнашты.
Шәҗәрәне торгызу бер көнлек, бер айлык кына эш түгел, еллар дәвамында эзләп-табып кына нәсел тарихыңны булдырырга мөмкин. Мисал өчен, Башкортстаннан килгән кунагыбыз Нәзир Рәхимов нәсел агачы - шәҗәрә төзү белән 25 ел буе шөгыльләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев