Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ШӘҖӘРӘ ТӨЗЕГӘНДӘ БАБАБЫЗНЫ ЯҢАДАН АЧТЫК

1 июнь- Халыкара балаларны яклау көнендә Татарстан Республикасының архив эшләре буенча дәүләт комитеты уздырган “Минем шәҗәрәм” һәм “Гаилә архивын тапшыр” бәйгеләренең муниципаль этабы җиңүчеләрен тәбрикләү оештырылды.

Район башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе Айгөл Галимьянова әлеге бәйгеләрнең республикада бик популяр булуын, шулай ук районыбыздан да елдан ел катнашучыларның арта баруын билгеләп үтте:

    -    Кайбер гаилә шәҗәрәләренең уникенче буынына кадәр ачыклаучылар бар. Шәҗәрә төзү шактый катлаулы һәм күп вакыт сарыф итә торган эш. Әби-бабайлардан сораштырып язудан тыш, республика, Уфа, Оренбург өлкә архивларына, ЗАГС бүлекләренә мөрәҗәгать  итеп, тирәнтен эшләнгән шәҗәрәләрне күрү соклану хисләре генә уята. Балаларны, аларның әти-әниләрен гаилә тарихлары турында күбрәк белүләрен телибез, бу уңайдан район архивына чакырып калабыз. Бәйгеләр киләчәктә дә дәвам итә. 


Быелгы бәйгенең муниципаль этабында 48 укучы катнашкан. Яңа Богады авылында яшәүче Айбулат Гаяновның шәҗәрәсе тулы һәм матур эшләнеше белән башкаларныкыннан күпкә аерылып торган:
 -    Шәҗәрәне гаилә белән озак төзедек. Эш барышында бик күп кызыклы фактларга тап булдык. Ерак бабайның Бөек Ватан сугышы чорында Украинаны үтеп Берлинга кадәр барып җитүен, аның батырлыклары турында белдек.

 

Айбулатның  әнисе Илфира Гаянова шәҗәрә төзүгә күптәннән тотынасы калган ди:
 

-    Ерак бабам Гыймазов Гыйззетдин Башкортстанның Татыш авылында туган.  Ефрейтор дәрәҗәсендә сугышка алына. “Подвиг народа” –“Халык батырлыгы” сайтына кереп бабабызны яңадан ачтык. Аның нинди сугыш юлы үткәнен, батырлыклары турында белдек. Элек үзе исән чагында сораштырмаганбыз, вакыт җиткермәгәнбез. Шәҗәрә төзү бик саваплы гамәл дип саныйм. Балаларга ата-бабалары, нәсел җепләре турында без өлкәннәр аңлатып калдырырга тиешбез. 


Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты игълан иткән «Гаилә архивын тапшыр» республика бәйгесенең муниципаль этабында Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең укучысы Гаянова Әминә җиңүче дип табылды. «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр республика бәйгесенең муниципаль этабында Актаныш икенче мәктәбеннән Әһлетдинова Зилә, Хөснуллин Данияз, Актаныш беренче мәктәбе укучылары Хәбибуллина Гүзәл,  Галимҗанов Әмир, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаттан Гаянов Айбулат, Яңа Әлем мәктәбе укучысы Гыйниятов Азиз, Аккүз мәктәбеннән Шәйдуллин Рәсимән, Шайдуллина Назлыгөл, Актаныштан Хәбибуллина Альбина, Мадиярова Гөлназ җиңүгә лаек булдылар. Башка катнашучыларга истәлек бүләкләре тапшырылды. 
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев