Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ШУШЫ ЙӨРӘК ЯРАЛАРЫ БЕЛӘН ГОМЕР БУЕ ЯШӘРГӘ ТИЕШ БУЛГАНБЫЗДЫР: 1 июль- Сугыш хәрәкәтләре ветераннары көне (фотолар)

Бүген 1 июль, Сугыш хәрәкәтләре ветераннары көнендә районыбызда яшәүче Чечня, Кавказ, Абхазия сугышларында катнашкан ветераннар Җиңү паркына җыелды. Сугышта һәлак булган, кайтып тыныч тормышта вафат булган солдатларны искә алу чарасы оештырылды. Ләйсән ГАЗИЗОВА

      Чечня сугышы ветераны Вазыйх Харисов әлеге митингны оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе. 2020 елда Актанышның Җиңү паркында чик сакчыларына багышланган стела ачылгач, әлеге үрнәктә сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан ветераннар да берләшеп, үз хисапларына һәйкәл ясатырга уйлыйлар. Нәкъ бер ел элек 1 июль көнне һәйкәл ачу тантанасы узды, бүген исә һәйкәлгә кызыл канәферләр салып ветераннар дәһшәтле мизгелләрне кабат күңелләре аша кичерде.

     Актаныш районында туып-үскән 128 егет Төньяк Кавказ төбәге сугыш хәрәкәтләрен үз җилкәсендә татый. Китаплардан укып  белгән, кинолардан гына күргән сугыш утын шушында кичә 18 яшьлек райондашларыбыз. Иске Сәфәр  авылыннан Рәмзил Заһитов белән Тыңламастан Илнур Нургалиев яу кырында батырларча һәлак була, туган авылларына гәүдәләре табутта гына кайта. Бу яугирләр туып-үскән йортларга мәрмәр такталар куелды. Шулай ук кайнар бәрелешләрдә катнашкан башка ветераннар да онытылмый. Көзен РТС бистәсендә яшәгән Салават Мусинның төп нигезенә истәлек язуы беркетергә һәм зираттагы кабер ташын яңартырга исәпли Чечняда хезмәт иткәннәр. 
      Митингта әфган сугышы ветераны Фаис Ваһапов “Без юкка гына сугышмаганбыздыр, илебезнең бүгенге тынычлыгын булдыруда безнең дә өлешебез кергәндер, дип ышанасы килә. Вьетнам, Сириядә барган сугышларда катнашканнарны да бүген 1 июльдә искә алабыз,- дип мондый вакыйгаларның кабатланмавын теләде.

   Солдат әнисе Розалия Ильясова «Сез-солдатлар белән бергә без- әти-әниләрегезгә шушы йөрәк яраларын  үзебездә гомер буе йөртергә тиеш булганбыздыр. Әмма яшәү дәвам итә. Бәхетле тормышта яшик. Күкләребез һәрвакыт бүгенгедәй тыныч, аяз булсын!”-диде. 
        Чечня сугышы ветераны Зөлфәт Әхмәтҗанов “Безнең батырлыкны балалар да белеп үсәргә тиеш, бердәм булыйк, авырлыклар килгәндә бер-беребездән ярдәм сорарга кыенсынмыйк,-дип солдат дусларына мөрәҗәгать итте. 
         Солдат әнисе Розалия Ильясова «Сез-солдатлар белән бергә без- әти-әниләрегезгә шушы йөрәк яраларын  үзебездә гомер буе йөртергә тиеш булганбыздыр. Әмма яшәү дәвам итә. Бәхетле тормышта яшик. Күкләребез һәрвакыт бүгенгедәй тыныч, аяз булсын!”-диде. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев