Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Шырпы уенчык түгел!

Шырпының уенчык булмавын барыбыз да беләбез. Янгын куркынычсызлыгы турында әңгәмәләр алып барганда, кайберәүләрнең бу мәсьәләгә һич исләре китмәвен күрергә туры килә. Ә тормышта исә кагыйдәләрне яхшы белгән кешеләрнең дә шырпыны балалар күрердәй һәм алырдай урында саклавы, аларның үзләрен генә өйдә калдырып китү очраклары еш күзәтелә. Янгында кешенең озак еллар туплаган...

Шырпының уенчык булмавын барыбыз да беләбез. Янгын куркынычсызлыгы турында әңгәмәләр алып барганда, кайберәүләрнең бу мәсьәләгә һич исләре китмәвен күрергә туры килә. Ә тормышта исә кагыйдәләрне яхшы белгән кешеләрнең дә шырпыны балалар күрердәй һәм алырдай урында саклавы, аларның үзләрен генә өйдә калдырып китү очраклары еш күзәтелә.
Янгында кешенең озак еллар туплаган мөлкәте минут эчендә янып бетүен күзәтү бик авыр, әмма бала үлеменә китергән очраклар бөтенләй коточкыч. Күңелдә мәңге төзәлмәс яра кала. Ут әти-әни ваемсызлыгы аркасында чыкса, бигрәк тә үкенечле.
Янгын корбаннары исемлеген тутыручылар арасында ел саен мәктәпкәчә яшьтәге унлап бала була. Әлеге сан, нигездә, ата-аналарның ваемсызлыгы, салкын карашы нәтижәсендә килеп чыга. Үрелеп кенә алырдай җирдә калган шырпы яки зажигалкалар баланы шушы утлы уенга үзе үк чакырып тора. Өлкәннәрнең эше тыгыз булу, балаларга контроль җитмәү еш кына ут бәласе белән әйләнеп кайта.
Янгыннар күп очракта тәртипсез яшәү рәвеше алып баручы гаиләләрдә чыга, дигән фикер киң таралган. Чынлап та, мондый гаиләдә бала үз иркенә куелган. Әмма янгын, куркынычсызлык кагыйдәләре төгәл үтәлмәгәндә, теләсә кайсы йорт яки объектта чыгарга мөмкин. Балаларның үзләрен генә калдырган ата-аналар белән сөйләшкәндә, бер генә минутка яки кибеткә генә чыгып кергән идем, дип акланучылар еш очрый. Ләкин әлеге бер минутның бик олы фаҗигагә китерергә мөмкин икәнен күпләр аңлап бетерми.
Хөрмәтле ата-аналар, балаларны өч яшькә кадәр бөтенләй күздән ычкындырмагыз, ә өч яше тулгач, аны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштыра башлагыз. Шырпы белән уйнауның нинди куркыныч фаҗигаләргә китерергә сәләтле икәнен даими рәвештә искәртеп торсагыз иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев