Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Шәйхелмәрдәнова Роза Хөсәен кызының гомер бәйрәме – 70 яшьлек юбилее.

Табигатьнең аклыкка-пакълеккә төренгән гүзәл бер мизгелендә, бар җиһан якты өмет-хыяллар белән Яңа елга аяк басканда, 1нче гыйнварда безнең өчен яшәү өлгесе, тормыш маягы булган иң кадерле кешебез, сөекле әниебез Шәйхелмәрдәнова Роза Хөсәен кызының гомер бәйрәме – 70 яшьлек юбилее

Дөньяга килгән мизгелеңнән алып, инде үзең буйга үсеп, гаилә корып, балалар үстерсәң дә, синең өчен балам дип өзелеп торучы, тугры җанлы газиз кешең - әниең янәшәдә булудан да зур бәхет юктыр. Дистәләрне дистәләргә кушып гомер йомгакларын сүтсә дә, күңел матурлыгын саклап, җан аклыгын башкалар белән бүлешеп яши бирә ул. Безне дә үзе кебек итәгатьле, сабыр һәм түзем булырга, туганнарның, тормышның кадерен белергә өйрәтеп үстерде. Бүгенге көндә дә ул безгә төпле киңәшче, күңелләребезгә иман нуры иңдерүче, йөрәк җылысын тигез бүлеп, җаныбызны җылытучы илаһи зат.

Кадерлебез! Бәйрәмең котлы, көннәрең кояшлы, гомерең озын, бәхетләрең мул булсын. Әтиебез янәшәсендә, кайгы-хәсрәт күрми, балалар бәхетенә куанып, һәр мизгелдән тәм табып, безнең күңел җылыбызны тоеп яшәргә язсын. Безне назлап үстергән кулларың беркайчан сызламасын. Тән сихәте, иман байлыгы гомерлек юлдашың булсын.

Дистәләрне кушып дистәләргә

Сүтәсең син гомер йомгагын.

Һәркем өчен маяк булыр иде

Әни, синең үткән елларың.

 

Җиде дистә гомер үтеп киткән,

Тиңлисеңдер бары бер мизгелгә.

Олы бәйрәм белән котлап сине,

Җыелабыз өйгә – төп нигезгә.

 

Безнең өчен яшәү өлгесе син,

Бар назыңны безгә багышладың.

Ап-ак карлар яуган шушы көндә

Таралсыннар барлык сагышларың.

 

Догаларың һәрчак саклап торсын

Борчулардан, бәла-казалардан.

Яшә озак, ныклы саулык белән,

Тик игелек күреп балалардан.

 

Сине яратып тормыш иптәшең Фасил, кызларың, кияүләрең, оныкларың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев