Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Шәймиев: Әлфия Авзаловага мәхәббәт күренеп тора, артык сүз кирәк тә түгел

Мәшһүр җырчы Әлфия Авзалованы соңгы юлга озату чарасының рәсми өлеше башланды. Мәшһүр җырчы Әлфия Авзалованы соңгы юлга озату чарасының рәсми өлеше башланды. Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан мәдәнит министры Айрат Сибагатуллин почетлы каравылга басты. "Язмыштан узмыш...

Мәшһүр җырчы Әлфия Авзалованы соңгы юлга озату чарасының рәсми өлеше башланды.
Мәшһүр җырчы Әлфия Авзалованы соңгы юлга озату чарасының рәсми өлеше башланды. Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан мәдәнит министры Айрат Сибагатуллин почетлы каравылга басты.
"Язмыштан узмыш юк, рәхмәт, күпме халык килде. Аңа мәхәббәт күренеп тора, артык сүз кирәк тә түгел. Исән чагында халкыбызның, Рәсәйнең халык артисты зур бүләкләргә лаек булды. Ул халкыбызның газиз баласы. Ятим бала һәрвакыт газиз бала. Халык аны үз кочагына алды", - дип белдерде бүген Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев легендар җырчыбыз Әлфия Авзалованы соңгы юлга озату чарасында.
Искәртеп үтик, татарның бөек артисткасы Әлфия Авзалова 15 июньдә дөнья куя. Бүген ул Яңа татар бистәсе зиратына җир куенына иңдереләчәк.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/06/17/142661/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев