Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Сибай-Акъяр юлында коточкыч авария

Юл һәлакәтендә бер кеше үлгән, алты кеше имгәнгән.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, «Лада Калина» һәм Mitsubishi ASX машиналары кара-каршы бәрелешкән. «Лада» белән Акъяр авылында яшәүче 37 яшьлек ир-ат, иномарка белән 28 яшьлек ир-ат идарә итә.

Авариядән соң «Лада» йөртүчесе урында ук һәлак була.

Иномарка йөртүчесе, ике автомобильдә булган биш пассажир имгәнә, аларны хастаханәгә китергәннәр. Имгәнүчеләр арасында бер бала да бар. Бу турыда Башкорстан буенча ЮХИДИ хәбәр итте.

Тулырак: https://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев