Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Сихри җанлы тәрбияче

Һөнәрләрнең ниндиләре генә юк. Һәр кеше үзенә якынын сайлый ала. Һөнәрләрнең иң асылы - тәрбияче. Тәрбияче дигән бөек исемне һәрбер кеше дә йөртә алмый, аның өчен табигать биргән зур илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч һәм ныклы иман кирәк. Гомер-гомергә тәрбияче маякчы, җитәкләүче, кеше гомеренең бизәкчесе булып...

Һөнәрләрнең ниндиләре генә юк. Һәр кеше үзенә якынын сайлый ала. Һөнәрләрнең иң асылы - тәрбияче. Тәрбияче дигән бөек исемне һәрбер кеше дә йөртә алмый, аның өчен табигать биргән зур илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч һәм ныклы иман кирәк. Гомер-гомергә тәрбияче маякчы, җитәкләүче, кеше гомеренең бизәкчесе булып санала. Ул бөтен гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый, сабый күңелендә игелекле, гаҗәеп кешелекле, якты күңелле җан, гомер буе остаз да, үрнәк тә булып кала. Тәрбияче - катлаулы да, мактаулы да, шул ук вакытта кирәкле дә һөнәр иясе.
"Кеше һөнәрне түгел, ә һөнәр кешене сайлый", - дип язган Сократ. Чын тәрбияче булыр өчен гомер буе укырга, өйрәнергә, иң мөһиме - балаларны яратырга һәм хөрмәт итә белергә кирәктер, мөгаен. Үз һөнәреңне яратып, хезмәтеңә күрә хөрмәтен дә тоеп яшәүдән дә зур бәхет бар микән?! Нәкъ менә шул сыйфатларның барысын да үзенә туплаган тәрбияче турында әлеге язмабыз.
Түгәрәк гомер бәйрәмен каршылаучы Ләйсән Рәвис кызының тормышы да матур җепләрдән үрелеп, күзләрне кызыктырырлык сәйлән булып тезелә. Ул 2 нче "Ромашка" балалар бакчасында 1992 елдан тәрбияче булып эшли башлый. "Җиңел түгел, беләм, таулар кичү, тезеп куймаганнар мәрмәр баскыч, тик күңелдә йөртәм әле һаман тәвәккәллек дигән җәүһәр ачкыч", дигән максат белән килә ул балалар янына. Шуның өчен дә Ләйсән Рәвис кызын тауларга тиңләргә кирәк. Тау биегрәк булган саен ераккарак күз ташлап була. Тау битләрендә яфраклы урманнар, куаклар үсә, җиләк-җимеш бакчалары, кешеләр... Менә шуларны үзенә сыендыра ул безнең Ләйсән Рәвис кызы, шулар турында кайгырта. Аңарда шушы сәләте барлыгын белеп, тагын да җаваплырак вазифага - 2 нче балалар бакчасына җитәкче итеп билгелиләр үзен. Сине дан да тәкәбберләтмәгән, байлык та өскә чөймәгән, борчулар да башыңны имәгән.
Ләйсән Мәрдәнова тәрбияче буларак зур уңышларга ирешкән:
- 2 тапкыр республика күләмендә уздырылган авторлык программалары һәмметодик эшкәртмәләре конкурсында II дәрәҗә Дипломга ия була;
- 2008 елда "Яшел ут" республика бәйгесендә Дипломант;
- 2011 елда "Ел тәрбиячесе" бәйгесендә районда җиңүче, ә республикада 2 нче урынны яулый.
Ләйсән Рәвис кызының һәр ел район бәйгеләрендә күп тапкырлар гел 1 нче урын гына яулавы аның тынгысыз, үз эшенең фанаты, максатчан, аралашучан, эзләнүчән булуын раслый. 2007 елда ул Актаныш районы хакимиятенең Гранты белән бүләкләнә, 2011 елда район хакимияте башлыгының Мактау кәгазенә лаек булды.
2014 елда балалар катнашында юл-транспорт фаҗигаләрен профилактикалауда үз өлешен керткән өчен Татарстан Республикасы ЮХИДИ идарәсе җитәкчесенең Рәхмәт хатына лаек булды.
2016 елда мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия һәм белем бирүдә нигезле,күпьеллык хезмәте өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Ләйсән Рәвис кызы Мәрдәнованың җитәкчелек итү чорында балалар бакчасының да уңышлары бик күп.
2013 елда бакчабыз республика "Ел балалар бакчасы" бәйгесендә катнашып, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Дипломы белән бүләкләнде.
2015 елда республикада иң яхшы билингваль балалар бакчасы бәйгесе җиңүчесе булып, 1 миллион сумлык Грантка ия булды.
Ләйсән Рәвис кызы ирешелгән уңышлар белән мактанып, туктап кала торганнардан түгел, киресенчә, үр артыннан үр яуларга ярата, яңалыкка омтыла, күп эзләнә, укый, аралаша. Аны без энергияле, киң фикер йөртүче, аралашучан, максатчан, таләпчән, көләч йөзле булуы өчен хөрмәт итәбез, эштә үрнәк итеп алабыз.
Каян килгән соң Сезгә шундый олы җанлылык, сафлык, мәрхәмәтлелек? Билгеле, мондый матур сыйфатларның башы гаиләдән, әти-
әнидән килә. Табигате матур, бай булган Иске Кадермәт авылында Рәвис абый белән Әлфия апаның матур, тату гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Әти-әнисенең яраткан кызы ул. Чын татар хатын-кызларына хас сабырлык, күркәмлек сыйфатларын анда Әлфия апа кечкенәдән үк тәрбияләгән.
Кайчан гына син әниеңнең кадерле кызы булсаң, бүген инде тормыш иптәшең Мирхатипның сөекле хатыны, ике күз нурың, улларыңның изге әнисе, якыннарыңның хөрмәтле туганы, хезмәттәшләреңнең үрнәк өлгесе. Безнең хезмәт коллективында төгәллеге, таләпчәнлеге, тыйнаклыгы һәм искиткеч гүзәл елмаюы белән аерылып торган Ләйсән Рәвис кызы! Тәбриклибез Сезне туган көнегез белән. Сезгә шушы бәйрәмегездә теләкләрнең иң изгесен, иң сафын юллыйбыз. Җаныгыздагы йолдызлар балкышын сүндермичә, күңелегездәге яшәүнең алкышын киметмичә, сәламәтлек дәрьясында коенып яшәвегезне телибез.
Хатын-кыз Сез
- Бу дөньяның йөзек кашы,
Бәһа җитмәс
Иң кыйммәтле асылташы.
Горур да Сез
Тау кыядай, буй җитмәслек.
Гүзәл дә Сез
Бер гөлгә дә тиңләшмәслек.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев