Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Син безнең олы терәгебез

Безнең әтиебез - Рафаэль Хөсәенов 1966 елның 12 ноябрендә Табанлы Күл авылында Фәнис белән Фаягөл гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Урта белемне әтиебез күрше Чуракай авылы мәктәбенә йөреп ала. Мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлап, шофер һөнәрен үзләштергәннән соң, 1985 елда армия сафларына алынып, хәрби бурычын Польшада үтәп кайта. Хезмәт юлын...

Безнең әтиебез - Рафаэль Хөсәенов 1966 елның 12 ноябрендә Табанлы Күл авылында Фәнис белән Фаягөл гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Урта белемне әтиебез күрше Чуракай авылы мәктәбенә йөреп ала. Мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлап, шофер һөнәрен үзләштергәннән соң, 1985 елда армия сафларына алынып, хәрби бурычын Польшада үтәп кайта. Хезмәт юлын туган авылында башлап җибәрә. Үзе иярләгән КамАЗ машинасы белән төрле эшләр башкара, ерак юлларга йөри. Аның руль артында үткән юлларының исәбе-хисабы юк. "Юллар, юллар, авыр булса булсын, тик соңгысы гына булмасын", - дип, бүгенге көндә дә әтиебез җырлый-җырлый яраткан хезмәтен дәвам итә.
Зур эшләрне башкарган бу куллар
Бик каты күк карап торышка.
Синекедәй көчле һәм йомшак та
Куллар кирәк, әтием, тормышта!
1989 елның ямьле июнь аенда әтиебез Түбән Яхшый авылы кызы, бүгенге көндә дә авылыбыз халкының сәламәтлеге сагында торучы Әлфия белән кавышып, гаилә корып җибәрәләр. Без - дүрт кызга гомер биреп, тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге көндә әтиебез - бабакай белән әбиебезнең бәхетле картлык белән сөендерүче олы куанычлары, әниебезнең тормыш терәге, пар канаты, безнең - дүрт кызының шул пар канат астында җил-яңгыр тидерми, бәхетле, мул тормышта алдан юл ярып баручы ышанычыбыз, гомер сакчыбыз!
12 ноябрьдә яраткан әтиебез Рафаэль Фәнис улы Хөсәеновның 50 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Сине 50 яшьлек юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме - алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын. Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, әниебез белән хәерле, тыныч тормышта гомер ит.
Әтиебез - безнең кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә,
Туган көнең белән котларга.
Яшә әле бер дә бирешмичә,
Баш имичә кырыс җилләргә.
Яшә җирдә язгы гөлләр булып,
Терәк булып безнең иңнәргә.
Әтиебез, без сине бик яратабыз!
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев