Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Син бит безнең бер генә күңелләрнең түрендә

Ак һәм пакь дөньяның якты матур төсләр белән бизәлгән, күңел могҗиза - Яңа ел тылсымын көткән мизгелләр безнең гаиләдә аеруча җылылык, кадерле, мөкатдәс хисләр белән билгеләп үтелә. Кадерлебез, иң якын кешебез, дустыбыз, киңәшчебез - әниебез Разия Мирзагали кызы Миңнегалиеваның туган көн мизгелләре белән истәлекле, аеруча да якын шул ул безгә!...

Ак һәм пакь дөньяның якты матур төсләр белән бизәлгән, күңел могҗиза - Яңа ел тылсымын көткән мизгелләр безнең гаиләдә аеруча җылылык, кадерле, мөкатдәс хисләр белән билгеләп үтелә. Кадерлебез, иң якын кешебез, дустыбыз, киңәшчебез - әниебез Разия Мирзагали кызы Миңнегалиеваның туган көн мизгелләре белән истәлекле, аеруча да якын шул ул безгә!
Туган нигезебезгә без һәрвакыт ашкынып кайтабыз. Әниебезнең якты йөзе, шифалы, тылсымлы куллары тигән тәмледән-тәмле ризыклары, һәркайсы күз сирпегәндәй елмаеп багучы чәчкә-гөлләре, балачак, яшьлек хатирәләребезне яңартучы туган йортның һәр почмагы безгә бик якын. Ә инде әниебезнең туган көне аеруча да! Йөзендә балкыган бәхет чаткыларын, балалар, оныклар кочагында тагын да яшәреп, чибәрләнеп киткәнен күрү безнең өчен берни белән чагыштырып булмый торган рәхәт хисләр! Ә-Н-И-Е-Б-Е-З!!! Я-Р-А-Т-А-Б-Ы-З!!! Туган көнең белән!
Быел без аеруча да дулкынланабыз. Кадерлебезгә 25 декабрьдә 60 яшь! Илеш районының Татыш авылы кызына хәзер инде Актаныш туган ягы кебек якын, кадерле. Яшьлеге, хезмәттә үткән кадерле еллары, хатын-кыз, әни, дәү әни бәхете бүләк итүче, әтиебез Фараисның җан җылысын да үзенә туплаган Куян авылында яшәгән нигезе - без - балалар, оныклар ашкынып кайтучы нигез бик якын, кадерле аңа.
Балачак елларын да якын итеп, сагынып искә ала, оныкларына сөйли ул. Ә без аны тыңлыйбыз, Аллага шөкер, дибез. Әбиебез Гөлбану, бабабыз Мирзагали гаиләсендә дүртенче бала - игезәкләр булып дөньяга аваз салалар алар. Балачак, мәктәп еллары туган авылындагы истәлекләр белән бәйле. Ә инде 1975 елда Актанышка икмәк пешерү заводына эшкә килүе әтиебез белән очрашуга булган икән! 1978 елда Куян авылы егете Фараис Миңнегалиевне ышанычлы, гомерлек тиң яры- гомер юлдашы итеп сайлый ул. Бер-бер артлы без - Резеда һәм Рина дөньяга аваз салганбыз. Кадерле булып, алтын канатлы булып, һәр эшне җиренә җиткереп эшләргә өйрәнеп үстек, һәрвакыт кул арасында булдык без, укытып, олы тормыш юлына чыгардылар. Чисталык, пөхтәлек, аш-су пешерүгә хирыслык, хезмәтне ярату әниебездән. Куян авылында яшәүче дәү әти белән дәү әнигә дә, Татышка кайтып, әнисенә дә булышып яшәде, аларны карап, тәрбияләп, хәер-фатихаларын алып соңгы юлга озатты ул. Эшендә хәзер дә сагынып искә алалар, хәлен белешеп торалар. Икмәк пешерү остасы булып 40 елга якын эшләде, мактаулы, хөрмәтле булды. Хәзер дә бик өлгер, хәрәкәтчән әниебез. Сынауларны да үтте ул, көчле булды, безне дә сабырлыкка өйрәтте. Әтиебезне җир куенына салганына да ун ел вакыт үтте... Безнең өчен әти дә ул хәзер. Тормышта иң четерекле очракларда аның белән киңәшләшәбез. Кайчан кайтсак та ишеге ачык, табын тулы сый-нигъмәт, җәйләрен урам яктан ук чәчкә-гөлләр, төрледән-төрле җимеш агачлары каршы ала. Туганчыл да кадерлебез. Һәммәсен бер табын артына җыя. Без дә әниебездән үрнәк алып, аның кебек булырга тырышып яшибез.
Әниебез, туган көнеңдә безнең рәхмәтебезне, хөрмәтебезне кабул итеп ал! Сәламәт бул, бәрәкәтле имин тормышта гел шулай балкып яшә. Иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан ташламасын.
Кояш җылысына җыелгандай,
Сыенабыз, Әни, яныңа.
Тормыш ямен, матурлыгын тоеп,
Яшә, Әни, яшә тагын да.
Кайткан саен синең яннарыңа,
Колач җәеп каршы аласың.
Мең-мең рәхмәт, Әни, тәрбияңә,
Безнең өчен һәрчак терәк син.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев