Актаныш

“Син ялгыш килдең. Мин синең әниең түгел”

Яшьлек юләрлеге белән әллә никадәр хата эшләдем. Мәктәпне тәмамлауга, Алабуга шәһәренә укырга чыгып киттем. Тик өч айдан укуымны ташлап, өйләнгән ир белән очраша башладым. Аның гаиләсе булуы, ике баласының әтиләрен көтеп азаплануы да, хатынының елап, яныма килеп ялварулары да бәгыремне йомшарта алмады. Үз-үзен генә яратучы, рәхәт тормышка ияләнгән чая кыз...

Яшьлек юләрлеге белән әллә никадәр хата эшләдем. Мәктәпне тәмамлауга, Алабуга шәһәренә укырга чыгып киттем. Тик өч айдан укуымны ташлап, өйләнгән ир белән очраша башладым. Аның гаиләсе булуы, ике баласының әтиләрен көтеп азаплануы да, хатынының елап, яныма килеп ялварулары да бәгыремне йомшарта алмады. Үз-үзен генә яратучы, рәхәт тормышка ияләнгән чая кыз идем.
Хаталарым өчен җавап тоту озак көттермәде. Мин авырга уз¬ганымны белдем. Бу хакта йөргән кешемә дә җиткердем. Ул бала тууга каршы түгеллеген әйтте. Аның сүзенә ышанып баланы төшерт-мичә калдым. Тик табар вакытым җиткәч, сөяркәм юкка чыкты. Авылда яшәүче әниемне чакыртып алдым. Баланы ике айга кадәр карашты ул. Аннары улымны аңа биреп, авылга кайтарып җибәр¬дем. Ул вакытта авыл халкы ни сөйлә¬гәндер, анысын хә¬терләмим. Иң мөһиме, шәһәр¬дәге таныш-белешләр берни сизми калды.
Бер танышым аша заводка барып урнаштым. Улым турында онытып, башка хыяллар белән яши башладым. Шул чакта бер егет белән дуслашып киттем. Ә ул кыю булып чыкты. Атна-ун көн үтмәде, әти-әнисе белән таныштырды. Ярты ел дигәндә, өйлә¬нешик, диде. Мин риза булдым. ЗАГСка бармыйча гына, никах укытып яши башладык. Зөфәр бер дә бала табуымны теләмәде. Әмма, үч иткәндәй, мин тагын авырга уздым. Бу юлы карынымдагы бала кыз иде. Ирем белән шул бала өчен көн саен тавышлана башладык. Сабыемны бала табу йортында калдырырга булдым. Ирем дә сүз әйтмәде. Тик күңелемә тынгы таба алмадым: өйгә кайтып бер ай яшәдем дә чыгып киттем. Үземне эш белән тынычландырдым. Авыл халкы мине кияүдә дип, улымның әтисе Зөфәр дип белде. Әмма без аның белән башка кушылмадык. Авылда, иреннән аерылган, дигән сүз тараттык.
Еллар уза торды. Улымның мәктәпкә барыр вакыты җиткәч, мин аны үз яныма алып килдем. Шул чакта хатыны үлгән, кыз бала белән ялгызы калган ир-ат белән таныштырдылар. Без икенче көнне үк бергә яши башладык. Таһир да гаиләле булырга сусаган, сабыйларның берсенә - әти, берсенә әни кирәк иде. Шулай яшәп киттек. Бервакыт безгә бер кыз килеп керде. Баштарак эшнең нидә икәнен аңламый тордым. Баксаң, теге вакытта ташлап калдырган кызым эзли килгән. Мин аны кабул итә алмадым. Таһирга аның турында бөтенләй әйтеп тормадым. "Син ялгыш килдең. Мин синең әниең түгел",- дип борып чыгардым. Хәзер менә шул адымыма үкенеп яшим.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: