Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Син – җылы кояшыбыз

Тәвәккәл таш яра, диләр халыкта. Әтиебез - Кыркаентүбә егете Әнис Гали улы Хаҗиев гомер буе төптән җиде кат уйлап, бер кат кисә торган, тәвәккәл, үзсүзле зат булды. Ниятләгәнен эшләп, җиренә җиткереп, теләгенә ирешә торган кеше ул. Юлында каршылыклар очраса, ипләп кенә аларны әйләнеп үтәр, алай барып чыкмаса, чишү юлын эзләр,...

Тәвәккәл таш яра, диләр халыкта. Әтиебез - Кыркаентүбә егете Әнис Гали улы Хаҗиев гомер буе төптән җиде кат уйлап, бер кат кисә торган, тәвәккәл, үзсүзле зат булды. Ниятләгәнен эшләп, җиренә җиткереп, теләгенә ирешә торган кеше ул. Юлында каршылыклар очраса, ипләп кенә аларны әйләнеп үтәр, алай барып чыкмаса, чишү юлын эзләр, әмма уйлаганыннан чигенмәс, кире кайтмас.
Хуҗалыктагы җир кишәрлекләрен һәркемгә бүлеп алу мөмкинлеге тугач, моннан сигез ел элек әтиебез җирләрен бүлдереп алды. Тагын ике елдан, тәвәккәлләп, ферма салу эшенә тотынды. Нинди эшкә тотынса да кулыннан килә торган, нинди техникага утырса да иярли ала торган, үтә дә уңган кеше шул. Бүген ул - аягында нык басып торучы, хәләл хезмәт белән гаиләсен туендыручы, инде бу эшнең тәртибенә төшенгән, тәмен аңлаган, 42 баш эре терлеккә хуҗа чын фермер. Без - уллары аның ярдәмче уң кулы да, эш тәҗрибәсен күңелләргә салып баручы киләчәккә алмаш, дәвамчылары да булып җитештек. Бүген ирешкән уңышларыбыз - һәммәсе әтиебез киңәшләре белән сугарылган, аннан алган тормыш сабаклары нәтиҗәсе.
Әниебез белән төп нигезгә оя коруларына инде 29 ел. Шул вакытның чирек
гасырга якын өлешендә әбиебез өйнең кадерле өлкәне булып, безгә дәү әни тәрбиясе биреп, бергә матур яшәдек. Әниебезнең әнисе дә өебез түрендә кадерле кунак булды. Без - балалар һәркайсыбыз тормышта үз сукмагын сайлап, киләчәккә максатлар куеп, әни белән әтинең йөзенә кызыллык китермик, дип тырышып яшибез. Ягымлы, йомшак күңелле әтиебез кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белә. Шуңа аның рөхсәте, киңәшеннән башка нинди дә булса эшкә тотынганыбыз юк. Әниебез безне шулай өйрәтте.
Өебездән беркайчан кеше өзелми. Сезнең янга кайткач, нәни оныгыгызны кире шәһәргә алып китеп булмый. Аңа ягымлы, тәмле телле, киң күңелле, иркен дөньялы әби-бабай янында рәхәт! Кем генә кайтса-килсә дә, әти, колач җәеп каршы аласың. Син - безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, син - гаиләбезнең тоткасы, алтын баганасы.
Кадерле әтиебез! 3 мартта синең ярты гасырлык юбилеең - 50 яшь тулган көнең. Сау-сәламәт булып, сиңа җан тынычлыгында, кайгы-хәсрәтсез, бәхет-шатлыкларга төренеп, балалар-
оныкларың рәхәтен күреп, әниебез белән тигезлектә озын гомер кичерергә язсын. Киләчәктә дә эшләрең гел уң булсын, хыялларың тормышка ашсын. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәт сезгә. Без сезне бик тә яратабыз.
Ихлас котлавыбызга әниебез дә кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев