Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Синең белән дөнья түгәрәк

Тормыш иптәшем Рәмиләгә күзем беренче караштан төшмәде минем. Киресенчә, аның дус кызы белән йөри башлаган идем. Бу вакытта миңа инде 27 яшь, институт тәмамлап, армия хезмәтен үткән, өйләнергә вакыт. Рәмилә безнең Күҗәкә авылына фельдшер булып эшкә килгән, мин озата торган укытучы кыз белән бер фатирда торалар. Йөргән кыз белән аралар...

Тормыш иптәшем Рәмиләгә күзем беренче караштан төшмәде минем. Киресенчә, аның дус кызы белән йөри башлаган идем. Бу вакытта миңа инде 27 яшь, институт тәмамлап, армия хезмәтен үткән, өйләнергә вакыт. Рәмилә безнең Күҗәкә авылына фельдшер булып эшкә килгән, мин озата торган укытучы кыз белән бер фатирда торалар. Йөргән кыз белән аралар бозылды бервакыт. Капка төпләренә киләм, сызгырам, Рәмилә чыга, аннан дустын җайлап-көйләп алып чыгып бирә. Шулай итеп йөри торгач, Рәмилә үзе миңа булды. Гадилеге, йомшак-мөлаемлыгы, ихласлыгы белән йөрәккә кереп урнашты.
1981 елның 27 декабрендә өйләнештек. Гаилә коруыбызга, шулай итеп, 35 ел булган икән инде. Шушы вакыт эчендә бер генә тапкыр да гомерлек ярым итеп Рәмиләне сайлавыма үкенгәнем булмады. Һәрчак йомшак күңелле, йомшак сүзле Рәмилә гаиләдә җылы, рәхәт мохит булдырды. Өйдә чисталык, тәртип хөкем сөрә, ишекне ачып керүгә тәмле аш исләре борынны кытыклый. Балаларыбызга матур тәрбия бирде. Хәзер оныклар карап юанабыз. Барысы өчен дә зур рәхмәт аңа!
Рәмилә - Минзәлә районының Яңа Айман авылы кызы. Мәксән бабай белән Сөгъдә әбинең икенче балалары булып 1957 елның 23 гыйнварында дөньяга килгән. Гаиләдә дүртәү үсә алар - абыйсы Әнвәр, энесе Рамил һәм сеңлесе Рәзилә - бүген барысы да исән-саулар, туганлык җепләрен саклап, аралашып яшибез. Мәктәпне тәмамлагач, медучилищега укырга кереп, шунда фельдшер-акушер белгечлеге алып чыккан кызны Актаныш районы, Киров авылына эшкә җибәрәләр. Кировтан соң Күҗәкәгә килде, аннан инде үзем җибәрмәдем.
Гаиләдә мин төпчек малай булгач, төп йортта әткәй-әнкәй белән бергә яшәдек. Шушы 16 елдан артык уртак тормышта аларга ихлас кадер-хөрмәтен күрсәтте Рәмилә, тәрбияләп, хәер-фатихаларын алып, соңгы юлга озаттык. Бергәләп ул-кызлар үстердек. Алсуыбыз авыл хуҗалыгы академиясендә укып, икътисадчы белгечлеге алды, хәзер гаиләсе белән Казанда яши, Илгиз кияү белән оныкларыбыз Камил һәм Самирәне үстерәләр. Илсөяр кызыбыз ветеринария академиясен тәмамлап, азык-төлек технологы булды. Иптәше Фәнис белән Чаллыда оя кордылар. 2 яшьлек нәни Зәлинә белән әле берничә генә айлык Әминә зур үсәргә безгә кайттылар: әбиләре әниләренә бала карарга ярдәм итә. Өебездә бала тавышы тынып тормый, тормышыбызны ямьле, гамьле, күңелле мәшәкатьле итә. Улыбыз Илдарны әле ноябрь аенда гына армия сафларына озаттык. Башкортстанның Алкино частендә инженер гаскәрләрендә хезмәт итә, нәкъ менә әнисенең туган көне алдыннан - 22 гыйнвар көнне тантаналы төстә ант кабул итәчәкләр.
Гаиләбезнең якты кояшы, кадерле тормыш иптәшем, балаларның яраткан әнисе, авыл халкы һәм хезмәттәшләре арасында күркәм холкы, тырышлыгы, ихласлыгы, ярдәмчеллеге белән хөрмәт казанган Рәмилә Мәксән кызы Хәертдинованың 23 гыйнварда түгәрәк юбилее - 60 яше тула. Газета битләре аша аңа тәбрик-котлаулар гөлләмәсен юллыйбыз.
Гомер юлың якты өлге итеп алырлык, күпләргә үрнәк булырлык әниебез! Сине олы бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Кылган гамәлләрең изге, үтелгән гомерең бик матур, туачак таңнарың да шулай гүзәл булсын.
Син, әни, безнең өчен ныклы таяныч, киңәшче, юл күрсәтүче маягыбыз. Тормыш мәшәкатьләрен җиңеп, без - балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, шәфкатьлелек үрнәге булып яшисең. Әти-әни һәм туганнар кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда колач җәеп каршы алуың өчен зур рәхмәт сиңа. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын; әтиебез белән бергә бер-берегезгә терәк, ышаныч булып озын-озак гомер итегез. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, шатлыкларга күмелеп яшәргә язсын иде.
Гел шулай көләч, ягымлы бул. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәт сиңа.
Балаларың, кияүләрең, дүрт оныгың.
Яңа Айман авылында туып-үсеп, хәзерге вакытта Күҗәкә авылында гомер итүче РӘМИЛӘ апа ХӘЕРТДИНОВА - бөтен гомерен кешеләр сәламәтлеген саклауга багышлаган шифалы куллы, игелекле җанлы зат.
Кадерле Рәмилә апа! Ходай биргән гомереңдә сау-сәламәт булып, җан тынычлыгы, иман байлыгы белән, балаларың, оныкларыңның игелеген тоеп, аларның кайгы-хәсрәтен күрмичә яшәргә насыйп булсын. Синең кебек киң күңелле, миһербанлы, хезмәт сөючән, гади кешеләр бик сирәктер бу дөньяда. Син безгә һәрвакыт үрнәк булдың. Киләчәктә дә җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп итсен.
Сезгә бәхет теләп таңнар атсын,
Сулар аксын, җилләр иссеннәр.
Алгы көннәрегез тынычлыкта,
Бәхет-шатлык белән үтсеннәр.
Татар Суыксуы табиблык амбулаториясе профсоюз рәисе Алмазия Иделбаева.
Зур хөрмәткә лаек дустыбыз, кадерле хезмәттәшебез РӘМИЛӘ, менә урау-урау гомерләрне узып, 60 яшькә дә килеп җиттең. Сиңа алдагы көннәреңдә сәламәтлек телибез, гел шатлыклар гына килеп торсын. Бергә эшләү дәверендә зур кыенлыклар кичерсәк тә, син бирешмәдең. Кайда гына эшләсәң дә, кешеләр белән үзара килешеп эшләдең, яшәдең. Халыкның абруен казандың, аларда яшәү дәрте уяттың. Киләчәктә тагын да зур казанышларга ия булып, башыңны югары-горур тотып, яулаган хөрмәт-игътибарны югалтмыйча, авырлыклар кичермичә, дөньяга биргән сабыйларыгызның игелекләрен, шатлыкларын күреп, оныкларга сөенеп яшәргә дә яшәргә язсын. Пар канатлар сынмасын, тигез гомер итегез.
Хезмәттәшең Хәмдия.
Әткәй-әнкәйне кадерләп тәрбия кылган, соңгы юлга озаткан, якты йөзе, тәмле ашлары белән каршы алучы, күчтәнәчләр белән озатып калучы киң күңелле киленебез РӘМИЛӘ! Ходай сиңа ныклы сәламәтлек, озын гомер бирсен. Балалар, оныклар куанычын гына күреп яшәвеңне теләп калабыз.
Казаннан абыегыз Равил Әнвәр улы Хәертдинов.
Яшь барган саен олы кешенең чир-сырхаулары арта гына бара икән: әле берсе баш калкыта, әле икенче җирең сызлана - дәвасын табарга гына өлгер. Ул яктан бик тә уңдык без: фельдшерыбыз Рәмилә өлкәннәргә бик игътибарлы. Бар авыл халкы рәхмәтле аңа: беркайчан вакыт белән исәпләшмәде, "юк" димәде, шифалы куллары белән ярдәмен күрсәтте. Чакыру белән, җитез атлап, өйгә килә, дәвасын бирә, олы кешенең сүзе күп була - рәхәтләнеп тыңлап, җылы сүзләре белән тынычландырып, йомшак кына итеп киңәшләрен биреп китә. Лаеклы ялда булса да, әле һаман безнең "кадерле докторыбыз" ул - ни булса да, һаман аңа киләбез. Рәмилә кызыбыз! Аллаһ синең үзеңә исәнлек-саулык бирсен, аяк-кулларың сызламасын. Күңел тынычлыгы белән, гаиләң җылысында, Рәскать белән тигезлектә хәерле бәрәкәтле озын гомерләр кичәргә язсын. Балаларыгыз, оныкларыгызның дәүмәт-игелекләрен генә күреп яшәгез. Барысы өчен дә бик зур рәхмәт сиңа!
Күҗәкә авылы өлкәннәре исеменнән Фәния һәм Тәхия әбиләрең.
Көн уртасы әле гомерләрнең,
Авышмаган кичкә.
Алты дистә йөгереп үткән бары,
Алты гына дистә!
Күзләребез очкын чәчә әле,
Дөрли җанда хис тә.
Алты дистә гомер үткән бары,
Алты гына дистә!
Алтыдан соң, җиде, сигез, тугыз дистәләрне бергә каршыларга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев