Актаныш

Синоптиклар һава торышының бозылу ихтималын җиткерә

Иртәгә Татарстанда көчле җил чыгарга мөмкин. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республикада һава торышының бозылу ихтималын җиткерде. Синоптиклар китергән мәгълүматларына караганда, 5 октябрь иртәсендә һәм көндез Татарстанда урыны белән, шул исәптән Казанда да, көньяктан искән җилнең секундына 16 метрга җитеп көчәюе мөмкин. Явым-төшем көтелми. Һава температурасы төнлә -...

Иртәгә Татарстанда көчле җил чыгарга мөмкин.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республикада һава торышының бозылу ихтималын җиткерде.
Синоптиклар китергән мәгълүматларына караганда, 5 октябрь иртәсендә һәм көндез Татарстанда урыны белән, шул исәптән Казанда да, көньяктан искән җилнең секундына 16 метрга җитеп көчәюе мөмкин.
Явым-төшем көтелми. Һава температурасы төнлә - +3..-2, көндез +7..+12 градус булачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: